©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

أَعِزَّةٍ عَلَى الْكَافِرِينَ يُجَاهِدُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَلا يَخَافُونَ لَوْمَةَ لائِمٍ ذَلِكَ فَضْلُ اللَّهِ


أَعِزَّةٍ عَلَى الْكَافِرِينَ يُجَاهِدُونَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَلا يَخَافُونَ لَوْمَةَ لائِمٍ ذَلِكَ فَضْلُ اللَّهِ

يُؤْتِيهِ مَنْ يَشَاءُ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ 

«Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак ди-нен ташлап, мөртәт булса, Аллаһ алар урынына үзенә сө-екле һәм Аллаһыны сөюче кавемне тиздән китерер, алар мөэминнәргә йомшак күңелле, кяферләргә каты күңелле булырлар. Алар Аллаһ юлында сугышырлар, Ислам динен куәтләр өчен бөтен көчләрен куярлар һәм куркытып шел-тә кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Аларның шундый булулары Аллаһының юмартлыгыдыр, Ул аны те-ләгән кешесенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе».830

Бәндәне Аллаһыга иң зур дәрәҗәдә якынайта торган гыйбадәтләрнең берсе – Коръән уку, тыңлау һәм аның аятьләре турында уйлап, мәгънәсенә төшенергә тырышу. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

وَمَا تَقَرَّبَ الْعِبَادُ إِلَى اللَّهِ عَزَّ وَجَلَّ بِمِثْلِ مَا خَرَجَ مِنْهُ

«... Аннан иңгән нәрсәдән кала бернәрсә дә бәндәне шул дәрәҗәдә Аллаһыга якын итми».831

Монда Коръән күз алдында тотыла.

Ибне Мәсгут: «Коръәнне яратучы Аллаһыны һәм Аның Илчесен дә ярата», – дип әйткән.

Өстәмә гыйбадәтләрнең иң әһәмиятлереннән – Алла-һыны искә алу. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

فَاذْكُرُونِي أَذْكُرْكُمْ 

«Мине искә алсагыз, Мин дә сезне искә алырмын...»832

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм болай дигән:

أَنَا عِنْدَ ظَنِّ عَبْدِي بِي وَأَنَا مَعَهُ حِينَ يَذْكُرُنِي ، إِنْ ذَكَرَنِي فِي نَفْسِهِ

ذَكَرْتُهُ فِي نَفْسِي ، وَإِنْ ذَكَرَنِي فِي مَلإٍ ذَكَرْتُهُ فِي مَلإٍ هُمْ خَيْرٌ مِنْهُمْ

«Аллаһы Тәгалә: «Мин бәндәм Минем турында уй-лаганча. Ул Мине искә алганда Мин аның белән булам. Ул Мине эченнән генә искә алса, Мин дә аны Үз эчемнән ис-кә алам. Мине кешеләр алдында искә алса, Мин аны ул ке-шеләрдән яхшырак затлар каршында искә алам», – дип әйткән».833

6. Аллаһының мәхәббәтенең Үзенә якын булган ке-шегә тәэсире.

Әлеге тәэсир Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләрен-дә яхшы чагыла:

فَإِذَا أَحْبَبْتُهُ كُنْتُ سَمْعَهُ الَّذِي يَسْمَعُ بِهِ وَبَصَرَهُ الَّذِي

يُبْصِرُ بِهِ وَيَدَهُ الَّتِي يَبْطِشُ بِهَا وَرِجْلَهُ الَّتِي يَمْشِي بِهَا

«... шул чакта Мин аның ишетә торган колагы, күрә торган күзе, тота торган кулы, йөри торган аягы булам...» Икенче риваятьтә түбәндәге сүзләр дә өстәлә:

وَلِسَانَهُ الَّذِي يَنْطِقُ بِهِ وَقَلْبَهُ الَّذِي يَعْقِلُ بِهِ

«... ул сөйли торган теле һәм танып белә торган йөрәге булам».

Ибне Рәҗәп: «Әлеге сүзләрнең мәгънәсе моннан гый-барәт: Аллаһыга омтылуда тырышлык күрсәтеп, башта фарыз гамәлләрне, аннары өстәмә гамәлләрне кылырга омтылучыны Аллаһ Үзенә якынайта һәм аны иман дәрә-җәсеннән ихсан дәрәҗәсенә күтәрә. Шуның нәтиҗәсендә кеше Аллаһыны күргән кебек гыйбадәт кыла башлый, аның йөрәге Аллаһыны тану, Аңа мәхәббәт, хөрмәт, курку белән тула. Ниһаять, Аллаһыны танып белү сәбәпле ул кү-ңел күзе белән күрә башлый», – дип әйткән.

Йөрәк Аллаһының бөеклеген тану белән тулгач, ул аннан башка нәрсәләрне этеп чыгара, бәндәне үз нәфесе хакимлегеннән азат итә. Ул Раббысы теләгәнне генә тели башлый. Аллаһыны искә алмыйча бернәрсә дә сөйләми, Аның боерыгыннан тыш бернәрсә дә кылмый, сөйләгәндә Аллаһ ярдәмендә сөйли, караганда Аның ярдәмендә ка-рый, тотканда Аның ярдәмендә тота. Бу Аның түбәндәге сүзләрендә чагыла: 

كُنْتُ سَمْعَهُ الَّذِي يَسْمَعُ بِهِ

«... ул ишетәчәк колакка әйләнәчәкмен...» Әлеге аятькә Аллаһының кешегә әйләнүе һәм Аның кеше белән кушылуы кебек мәгънә бирүчеләрнең фикерләре – бидгать. Ул сүзләргә Аллаһы-ның да, Пәйгамбәрнең дә бернинди катнашы юк.

Шәүкәни фикеренчә, Аллаһ ул әгъзаларны нурлы итә, шуның нәтиҗәсендә алар туры юлны табалар, ә адашулар томаны тарала. Коръәндә Аллаһының күкләр һәм җирнең нуры булуы турында сөйләнелә. Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм еш кына болай дип дога кылган:

اللَّهُمَّ اجْعَلْ فِي قَلْبِي نُورًا وَفِي بَصَرِي نُورًا وَفِي سَمْعِي نُورًا

«Әй Аллаһ, минем йөрәгемне нурлы ит, күземне нуры ит, колагымны нурлы ит...».834

7. Аллаһ Үзенә якын булучының догасын кабул итә.

Аллаһының Үзенә якын бәндәсен хөрмәтләвенең бер билгесе – бәндәсәнең догасын кабул итүе; ярдәм сораса, ярдәм бирүе; яклау сораса, яклавы һ.б. Мәгълүм булганча, безгә кадәр яшәүчеләрнең күбесенең догалары кабул булган. Боларга мисал итеп Бәра бине Мәлик, Бәра бине Газиб, Сәгъд бине Әбү Вәккасне китерергә мөмкин. Әмма догалары кабул булчыларның күбесе бәла-каза килгәндә сабыр иткәннәр, моның өчен Ахирәттә әҗер алырга өмет-ләнгәннәр, бу дөньяда җиңел булсын өчен дога кылмаган-нар. Кайбер вакытта бәндә өчен нәрсә яхшырак икәнен бе-лүче Аллаһ бәндәсе сораган нәрсәне бирми, ләкин аны бу дөньяда яки Ахирәттә яхшырак булачак нәрсә белән алыштыра. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَا مِنْ مُسْلِمٍ يَدْعُو بِدَعْوَةٍ لَيْسَ فِيهَا إِثْمٌ وَلا قَطِيعَةُ رَحِمٍ إِلاَّ أَعْطَاهُ اللَّهُ بِهَا إِحْدَى ثَلاثٍ

:

إِمَّا أَنْ تُعَجَّلَ لَهُ دَعْوَتُهُ وَإِمَّا أَنْ يَدَّخِرَهَا لَهُ فِي الآخِرَةِ وَإِمَّا أَنْ يَصْرِفَ عَنْهُ مِنَ السُّوءِ مِثْلَهَا

«Кайсы гына мөселман гөнаһлы булмаган һәм кар-дәшлекне бозуга кагылмаган дога кылмасын, Аллаһ мо-ның өчен аңа өчнең берсен бирә яки догасы бу дөньяда ук кабул була, яки Ахирәт өчен кирәк-ярак булып саклана, яки сораган нәрсәсе зурлыгында начарлык китәчәк».835

8. «Мөэминнең җаны мәсьәләсендә Аллаһ икеләнә» дигәндә нәрсә күз алдында тотыла.

Әйтеп үткәнебезчә, Бохариның «Сахих»ында әлеге хәдискә түбәндәге сүзләр өстәлгән:

وَمَا تَرَدَّدْتُ عَنْ شَيْءٍ أَنَا فَاعِلُهُ تَرَدُّدِي عَنْ

نَفْسِ الْمُؤْمِنِ يَكْرَهُ الْمَوْتَ وَأَنَا أَكْرَهُ مَسَاءَتَهُ

«Мин кыла торган эшләрнең берсе дә Мине үләргә те-ләмәгән мөэминнең җанын алу кебек икеләнергә мәҗбүр итми. Чөнки Мин аңа зарар китерергә теләмим».

Ибне Сәләх: «Монда «икеләнү» дигәндә гомуми мәгънәдәге икеләнү түгел, ә үз ирегенә каршы эш эшләүче икеләнүче кешенең халәтен хәтерләткән нәрсә күз алдында отыла. Әлеге очракта моны болай аңларга кирәк: Үзенең бәндәсенә мәхәббәте сәбәпле Аллаһ аның җанын алып аңа зарар китерергә теләми. Чөнки аз кешеләрдән ка-ла күпчелек бәндә өчен бу дөньядагы иң зур газап. Әмма үзенең әҗәлне тәкъдир кылуы сәбәпле Ул котылгысыз рә-вештә моны эшләргә бурычлы. Чөнки һәрбер бәндә үлем-не татырга тиеш. Хәдистән аңлашылганча, Аллаһ моны ке-шене кимсетү өчен түгел, киресенчә, күтәрү өчен эшли. Чөнки үлем – хөрмәт һәм ләззәт йортына күчү ул», – ди-гән.

9. Итәгать кылуның фарызлыгы.

Бохари әлеге хәдисне итәгатьнең зарурлыгының дә-лиле итеп күрсәтә һәм «Итәгать бүлегендә» китерә. Чөнки өстәмә гыйбадәт кылып, Аллаһыга якынаю итәгатьнең югары дәрәҗәдә булуы сәбәпле генә тормышка ашырыла. Шулай ук, Аллаһыга якыннар белән дустанә мөнәсәбәттә булу, алар белән дошманлашудан саклану да итәгатьсез була алмый. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

إِنَّ اللَّهَ أَوْحَى إِلَيَّ أَنْ تَوَاضَعُوا حَتَّى لا يَفْخَرَ أَحَدٌ عَلَى أَحَدٍ

«Дөреслектә, сез итәгать күрсәтергә тиеш һәм бере-гезгә дә икенчегез алдында мактанырга ярамый» дип Ал-лаһ миңа вәхи иңдерде...»836

10. Әлеге хәдистә нәрсә турында сөйләнә.

а) Аллаһыга якын булучы кеше бик бөек урында тора. Чөнки ул үз нәфесенең идарәсеннән арына һәм Раббысы хәкимиятенә буйсына башлый. Үз-үзенә тәвәккәлләмичә, Аллаһының ярдәменә сыена, Аңа тәвәккәл кыла.

б) Аллаһыга якын бәндәләрне рәнҗетүче «бу дөньяда җәза килмәсә, яки мал һәм балаларыннан мәхрүм булмаса, Аллаһының җәзасыннан котылырмын» дип уйларга тиеш түгел. Чөнки аңа башка мәсьәләдә, мәсәлән, диненә ка-раган эшләрдә бәла килергә мөмкин.


Авырлыкларны бетерү


38

عَنِ

ابْنِ

عَبَّاسٍ

رَضِيَ

اللَّهُ

عَنْهُمَا

أَنَّ

رَسُولَ

اللَّهِ

قَالَ

:

إِنَّ

اللَّهَ تَجَاوَزَ لِي عَنْ أُمَّتِيَ الْخَطَأَ وَالنِّسْيَانَ وَمَا اسْتُكْرِهُوا عَلَيْهِ

Ибне Габбас разыяллаһү ганһү сөйләвенчә, Пәйгам-бәр галәйһиссәләм әйткән: «Дөреслектә, Аллаһ минем сә-бәпле өммәтемә ялгышлык белән, онытылып һәм мәҗбүр ителеп эшләнгән нәрсәләрне гафу итәчәк

Хәдиснең әһәмияте

«Кырык»ка үзенең шәрехләрендә Нәвәви болай дип яза: «Әлеге хәдис әһәмиятле сорауларны үз эченә ала. Аларның барысын да берләштерсәң, бу китаптан да ка-лынрак әсәр килеп чыгар иде».

Ибне Һәҗәр Хәйтами: «Аның файдасы күпкырлы. Чөнки анда сөйләнелә торган өч нәрсә фикыһның барлык башка бүлекләрендә дә тикшерелә. Аның әһәмияте гаять зур. Шул сәбәпле аны шәригатьнең яртысы дип атап була. Чөнки кешенең эшләре һәм сүзләре яки белә торып, үз те-ләге белән, яки хата, оныту, мәҗбүр ителү сәбәпле кылы-нырга мөмкин. Әлеге хәдистән күренәнчә, кешенең үз те-ләгәннән башка кылына торган гамәлләр гафу ителәчәк-ләр. Ә белә торып кылынганнар өчен хисап кылыначак», – дип әйткән.

Хәдисне аңлау

1. Хәдиснең гомуми мәгънәсе.

Ялгышлык белән яки мәҗбүр ителеп хәрам эш кылу-чының, Аллаһ боерганнан тайпылучының гамәлләре өчен бу дөньяда шелтә дә, Ахирәттә җәза да булмаячак. Бу – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм нигъмәте.

2. Аллаһы Тәгаләнең бу өммәткә күрсәткән рәхмәте һәм аны авырлыклардан арындыруы.

Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә үзенең зур рәхмәте белән бу өммәтне башкаларны җәзалаган нәрсәләр өчен җавап-лылыктан азат иткән. Мәсәлән, Бәни Исраил кавеменә бе-рәр нәрсә боерылып, алар моны онытсалар, яки хата җи-бәрсәләр, алар бу тормышта ук аның өчен җәзаланганнар. Ә безнең өммәтебезнең догаларын Аллаһ кабул иткән. Ул бу өммәтнең кешеләренә болай дип дога кылырга кушкан:

رَبَّنَا لا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا رَبَّنَا وَلا تَحْمِلْ عَلَيْنَا إِصْرًا

كَمَا حَمَلْتَهُ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِنَا رَبَّنَا وَلا تُحَمِّلْنَا مَا لا طَاقَةَ لَنَا بِهِ 

«Әй Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак, яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен без-не газаб кылма! Әй Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөклә-гән авыр йөкләрне безгә йөкләмә! Әй Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәла-казаларны без-гә йөкләмә!»837

وَلَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ فِيمَا أَخْطَأْتُمْ بِهِ وَلَكِنْ مَا تَعَمَّدَتْ قُلُوبُكُمْ 

«Хата җибәргән нәрсәгез өчен сезгә гөнаһ булмаячак. Ләкин йөрәкләрегез белеп кылган нәрсә өчен сездән сора-лачак».838

Ягъни, белмичә яки хата белән кылган өчен җәза булмаячак, ә белеп кылган өчен соралачак. Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә бу өммәткә гадәти тормышта үтәп булмас-лык нәрсәне, авырлыклар, уңайсызлыклар белән бәйле эш-не йөкләмәгән. Чөнки алар Аллаһының Пәйгамбәр галәй-һиссәләм аркылы җбәргән боерыгын үтәп, болай дигән-нәр: 

سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ 

«Без ишеттек һәм итә-гать итәбез! Гафу ит безне, Раббыбыз, без Сиңа әйләнеп кайтачакбыз!»839

Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Аллаһы-ның Илчесенә

لِلَّهِ مَا فِي السَّمَوَاتِ وَمَا فِي الأَرْضِ وَإِنْ تُبْدُوا مَا فِي أَنْفُسِكُمْ أَوْ تُخْفُوهُ يُحَاسِبْكُمْ

بِهِ اللَّهُ فَيَغْفِرُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ وَاللَّهُ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ 

«Күкләрдә һәм җирдә булган барлык нәрсә Аллаһ ку-лында. Күңелегездәге нәрсәне ачсагыз да, яшерсәгез дә, Аллаһ барыбер сездән моның өчен хисап алачак. Ул телә-гән кешене гафу итә, теләгәнен җәзалый. Чөнки Аллаһ бө-тен нәрсәгә кодрәтле»,840 дигән аять иңгәч, сәхабәләргә бу сүзләрдән бик авыр булган һәм алар Аллаһының Илчесе янына килеп тезләнгәннәр дә: «Әй Аллаһының Илчесе, безгә башта кулыбыздан килә торган нәрсә – намаз, ураза, садака йөкләнгән иде. Ләкин хәзер без булдыра алмаган нәрсәләр турында сөйләүче бу аять иңгән», – дигәннәр. Ягъни, алар кешенең үз ихтиярына каршы туучы начар уйлар өчен җавап бирергә туры килер дип курыкканнар. Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

أَتُرِيدُونَ أَنْ تَقُولُوا كَمَا قَالَ أَهْلُ الْكِتَابَيْنِ مِنْ قَبْلِكُمْ

:

سَمِعْنَا وَعَصَيْنَا ؟

بَلْ قُولُوا

:

سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ ، قَالُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا

غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ

«Сез үзегезгә кадәр яшәгән Китап әһелләре әйткән сүзне әйтергә телисезме? Алар: «Без ишеттек, ләкин итә-гать итмәдек», – дигәннәр. Юк, сез: «Без ишеттек һәм итә-гать итәбез! Гафу ит безне, Раббыбыз, без Сиңа әйләнеп кайтачакбыз!»841 диегез. Алар: «Без ишеттек һәм итәгать итәбез! Гафу ит безне, Раббыбыз, без Сиңа әйләнеп кай-тачакбыз», – дигәннәр. Кешеләр, анда боерылганга ия-реп әлеге аятьне укый башлагач, Аллаһы Тәгалә башка аятьне иңдергән:

آمَنَ الرَّسُولُ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْهِ مِنْ رَبِّهِ وَالْمُؤْمِنُونَ كُلٌّ آمَنَ بِاللَّهِ وَمَلائِكَتِهِ وَكُتُبِهِ وَرُسُلِهِ

لا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِنْ رُسُلِهِ وَقَالُوا سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ 

«Пәйгамбәр һәм мөэминнәр аңа Раббыларыннан иң-гән нәрсәгә ышаналар. Алар барысы да Аллаһыга, Аның фәрештәләренә, Аның Язуына һәм пәйгамбәрләренә ыша-налар. «Без Аның пәйгамбәрләренең берсен дә аермый-быз». Алар: «Без ишеттек һәм итәгать итәбез. Гафу ит без-не Раббыбыз. Без Сиңа әйләнеп кайтачакбыз!» – дип әй-тәләр.842 Алар монда боерылганны үти башлагач, Аллаһы Тәгалә башка аятьне иңдергән:

لا يُكَلِّفُ اللَّهُ نَفْسًا إِلاَّ وُسْعَهَا لَهَا مَا كَسَبَتْ وَعَلَيْهَا

مَا اكْتَسَبَتْ رَبَّنَا لا تُؤَاخِذْنَا إِنْ نَسِينَا أَوْ أَخْطَأْنَا 

«Аллаһ җанга ул булдыра ала торганнан башканы йөкләми. Үзе ирешкән яхшылыгы да, начарлыгы да аңа була. Алар: «Раббыбыз, без онытсак, яки ялгышсак, безне җәзалама! Раббыбыз, безнең өскә бурыч йөкләмә! Раббыбыз, безгә булдыра алмый торган эшне йөкләмә! Безне коткар, гафу ит һәм рәхимле бул! Син – безнең Раббыбыз, безгә кяферләргә каршы ярдәм ит!»843 ».844

3. Гөнаһ гафу ителә, ләкин аңа бәйле булган хөкем юкка чыкмый.

Мөселман шәригатькә каршы килә торган гамәл кыл-са, аңа карата тиешле хөкем кулланыла: ул тиңдәше белән түләүгә лаеклы була һәм гөнаһлы санала. Андый кеше ялгышын төзәтергә, китергән зыянны түләргә һ.б. тиеш.

Шәригатьтән күргәнчә, әлеге хәдистә гөнаһның гафу ителү һәм җәзадан котылуы турында сөйләнелә. Ләкин әлеге хөкем белән бәйле гамәлләрдән азат ителү турында әйтелми. «Кырык»ны шәрехләп, Кари болай дип яза: «Әлеге хәдиснең эчтәлегеннән аңлашылганча, ялгышып гөнаһ кылучыга гөнаһ язылмый. Ялгышны төзәтүгә кил-гәндә, бу турыда түбәндәге аятьтә сөйләнелә:

وَمَنْ قَتَلَ مُؤْمِنًا خَطَأً فَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مُؤْمِنَةٍ وَدِيَةٌ مُسَلَّمَةٌ إِلَى أَهْلِهِ 

«Мөэминне ялгышлык белән үтерүче мөэмин кол азат итәргә һәм мәрхүмнең гаиләсенә дия кан койган өчен акча) түләргә тиеш».845

Аллаһы Тәгалә Үзенең хикмәте белән бу өммәтнең һәр кешесенә үзе теләп итәгатьсезлек күрсәткәндә генә гөнаһ була торган итеп хөкем чыгарган. Ибне Һәҗәр әйткән: «Ялгышлык белән, онытылып яки мәҗбүр ителеп кылынган гөнаһны гафу итү килә. Гәрчә Аллаһы Тәгалә бу гөнаһ өчен җәзаласа да, гадел булыр иде. Чөнки бурычлар йөкләүнең максаты итәгатьле кешене итәгатьсездән аеру-дан гыйбарәт. Кешенең белә торып итәгать яки итәгать-сезлек күрсәтүе һәрвакытта әҗер яки җәза белән бәйле. Ә хәдистә телгә алынган өч очрак белә торып кылынучы га-мәлләргә карамый. Беренче ике очракта бу ачык күренә. Өченчесендә мәҗбүр итүче кеше белә торып, ниятләп га-мәл кыла. Ә мәҗбүр ителүче кеше аның коралы гына була. Шуңа күрә дә, дин нигезләрен белүче галимнәр ул кеше җаваплылыктан котыла дип саныйлар».

4. Коръән һәм сөннәттән мисаллар.

а) Ялгышлык белән үтерү.

Әгәр берәр кеше хайванга, кошка атам дип кешегә ти-сә, аңа гөнаһ булмый. Әмма ул кеше үтергән өчен акча тү-ләүдән һәм гөнаһны йолып ала торган гамәлләр кылудан азат ителми.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَمَا كَانَ لِمُؤْمِنٍ أَنْ يَقْتُلَ مُؤْمِنًا إِلاَّ خَطَأً وَمَنْ قَتَلَ مُؤْمِنًا خَطَأً فَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مُؤْمِنَةٍ وَدِيَةٌ مُسَلَّمَةٌ إِلَى أَهْلِهِ إِلاَّ أَنْ يَصَّدَّقُوا فَإِنْ كَانَ مِنْ قَوْمٍ عَدُوٍّ لَكُمْ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مُؤْمِنَةٍ وَإِنْ كَانَ مِنْ قَوْمٍ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُمْ مِيثَاقٌ فَدِيَةٌ مُسَلَّمَةٌ إِلَى أَهْلِهِ وَتَحْرِيرُ رَقَبَةٍ مُؤْمِنَةٍ فَمَنْ لَمْ يَجِدْ فَصِيَامُ شَهْرَيْنِ مُتَتَابِعَيْنِ تَوْبَةً مِنَ اللَّهِ وَكَانَ اللَّهُ عَلِيمًا حَكِيمًا 

«Ялгышлык белән үтерүне санамаганда мөэмингә икенче мөэминне үтерү тыела. Мөэминне ялгышлык белән үтерүче кол азат итәргә һәм, гаиләсе аны бу эштән азат ит-мәсә, мәхрүмнең гаиләсенә дия түләргә тиеш. Үтерелгән кеше сезнең белән дошманлашучылардан, ләкин мөселман булса, үтерүче кешегә мөэмин кол азат итәргә кирәк. Үте-релгән кеше сезнең белән килешү төзелгән кешеләр хиса-быннан булса, үтергән кеше аның гаиләсенә үтергән өчен акча түләргә һәм мөэмин кол азат итәргә тиеш. Үтергән кеше моны эшли алмаса, ул Аллаһ каршында тәүбә йөзен-нән тоташ ике ай ураза тотарга тиеш. Чөнки Аллаһ – Белү-че, Хикмәтле».846

б) Намазны вакытыннан соңрак уку.

Йоклап калып яки онытып намазны вакытында укы-маган кешегә гөнаһ юк. Ләкин исенә төшкәч үк, ул аны үтәргә тиеш. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَنْ نَسِيَ صَلاةً فَلْيُصَلِّهَا إِذَا ذَكَرَهَا لا كَفَّارَةَ لَهَا إِلاَّ ذَلِكَ

«Намазны онытучы кеше, исенә төшүгә, аны үтәсен. Моңа башка төрле каза юк. Чөнки Аллаһы Тәгалә болай дигән: 

وَأَقِمِ الصَّلاةَ لِذِكْرِي 

«... Мине искә төшерү өчен намаз укы».847».848

Икенче риваятьтә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا رَقَدَ أَحَدُكُمْ عَنِ الصَّلاةِ أَوْ غَفَلَ عَنْهَا فَلْيُصَلِّهَا إِذَا ذَكَرَهَا

«Берәрегез намазга йоклап калса яки аны онытса, исе-нә төшкәч укысын».849

в) Көферлекне игълан итү.

Көфрлек турында игълан итәргә мәҗбүр булган кеше мөмкин кадәр моңа каршы торырга тиеш. Мондый очракта аңа теле белән әйтергә ярый. Ләкин ул әйткәненә ышан-маска, йөрәгеннән иманны югалтмаска, хакыйкый иманы бар икәненә шатланырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән:

مَنْ كَفَرَ بِاللَّهِ مِنْ بَعْدِ إِيمَانِهِ إِلاَّ مَنْ أُكْرِهَ وَقَلْبُهُ مُطْمَئِنٌّ بِالإِيمَانِ وَلَكِنْ

مَنْ شَرَحَ بِالْكُفْرِ صَدْرًا فَعَلَيْهِمْ غَضَبٌ مِنَ اللَّهِ وَلَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ 

«Көферлеккә шатланучылардан аермалы буларак йө-рәге иман белән тынычланган, көферлек сүзләре әйтергә мәҗбүр ителүчене сайламаганда Аллаһының газабы башта иман китереп, аннары Аллаһының иманыннан тайпылчы-ларга төшәчәк. Аларга зур газаплар әзерләнгән».850

Әгәр мәҗбүр ителүче кеше сабырлык күрсәтсә, кө-ферлек сүзләрен әйтмәсә, Аллаһының әҗеренә өметләнеп, рәнҗетүлергә түзсә, бу яхшырак булачак. Чөнки аны үтер-сәләр дә ул шәһит үлеме белән үләчәк. Аллаһының Илче-се әйткән: 

لا تُشْرِكْ بِاللَّهِ شَيْئًا وَإِنْ قُطِّعْتَ وَحُرِّقْتَ

«Кисәкләргә бүлсәләр яки яндырсалар да, Аллаһыга ширек китермә».851

5. Ялгышлык белән яки онытып кылынган эш турын-да фикер йөртү.

Ялгышлык белән яки онытылып кылган гамәлләр ке-шенең нинди гамәл кылуына карап төрле хөкемдә йөри-ләр. Монда дүрт төрле очракны мисал итеп китерергә мөмкин.

Беренчесе. Кеше үзенә боерылган эшне эшләгәндә хата җибәрсә яки ул турыда онытса, моны үтәү бурычы аның өстеннән төшми.

Ул үзенең хатасын төзәтергә тиеш. Мәсәлән, кеше берәүне ярлы дип белеп аңа үзенең малыннан зәкят бирсә, соңыннан аның бай икәне ачыкланса, ул кеше үзенең бу-рычын үтәгән саналмый. Мондый очракта ул ярлыга ти-ешле акчаны түләргә тиеш. Ләкин аның бай кешегә биргән малны кайтарып алу хокукы бар. Онытуга мисал: сәфәр-дәге кеше су бар икәнен онытып, тәяммүм кылса һәм на-маз укыса, ә аннары суы барын исенә төшерсә, ул ти-ешенчә тәһарәт алырга һәм намазны кабатлап укырга ти-еш.

Икенчесе: Кеше онытып яки ялгышып икенче берәүгә зарар китерми торган гамәл кылса, аңа бернәрсә дә эшләр-гә кирәкми. Мәсәлән, су эчәм дип аракы эчүче кешегә бернинди җәза да бирелергә тиеш түгел. Шулай ук, ихрам-да икәнен онытып хушбуй сөрткән, тегелгән күлмәк кигән яки башка шундый гамәл кылган хаҗга карата да бернин-ди җәза кулланмый.

Өченчесе: онытып яки ялгышып, икенче кешегә зарар китерә торган хәрам эш кылучы җаваплылыктан котыл-мый.

Мәсәлән, кунакка килгән кешегә икенче берәүдән талап алынган ризык китерсәләр һәм моны онытып, яки хәләлдер дип ашаса, ул моның өчен җавап бирергә тиеш. Ихрамда икәнен онытып хайван үтергән кеше дә, үзенең гөнаһысын йолырга тиеш. Шулай ук, хатыны белән ни-кахта икәнен онытып: «Минем хатыным талак кылынды», – дип әйтүченең хатыны аерылган санала.

Дүртенчесе: хәрам эш ялгышлык белән яки оныты-лып кылынса һәм ул эш өчен җәза тиеш булса, оныту яки ялгышу билгеләнгән җәзаның кулланмавына нигез булыр-га мөмкин.

Мәсәлән, тиңе белән түләүгә хаклы булган кеше га-еплене гафу итсә, ләкин бу турыда казыйга хәбәр итәргә тиешле кеше моны онытса һәм җәзалауны таләп итсә, оныткан кешегә карата тиңе белән түләү кулланылмый. Ләкин ул гаебе гафу ителүче кешегә зарар китергәне өчен йолым түләргә тиеш була.

6. Онытучанлыкны нәрсә аклый ала?

Алда сөйләнгән бөтен хөкемнәр үзе онытучанлыкның сәбәпчесе булмаучы кешегә карыйлар. Әгәр кеше игъти-барлылык күрсәтүдән туктаса һәм кирәкле нәрсәне искә төшерергә ярдәм итә торган әйберләрдән баш тартса, ул үз гамәле өчен җавап бирергә тиеш. Гәрчә ул гамәлләр хата белән кылынсалар да. Коръән укуга илтифат итмичә, ка-батламыйча ятлаган аять, сүрәләрен онытучы; киеменә нәҗес тигәч тә, аны юмыйча, аннары аны онытып намаз укучы кешене мисал итеп китерергә мөмкин. Мондый ке-ше игътибарсызлык күрсәткән санала һәм үзенең хатасын төзәтергә тиеш.

7. Онытучанлыкка караган фикыһ мәсьәләләре.

а) Корбан чалганда яки хайван бугазланганда Аллаһ исемен әйтергә оныту.

Имам Шәфигый корбан өстендә Аллаһ исемен әйтүне сөннәт дип санаган. Әгәр дә онытылып, Аллаһ исеме әй-телмәсә, ул хайванны ашарга ярый.

Гайшә анабыз сөйләгәнчә, кешеләр Пәйгамбәр галәй-һиссәләмгә: «Кешеләр безгә ит алып киләләр, ләкин без Аллаһ исеме әйтелгәнме, юкмы икәнне белмибез», – ди-гәннәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

سَمُّوا عَلَيْهِ أَنْتُمْ وَكُلُوهُ

«Үзегез әйтегез һәм ашагыз».852

Имам Әбү Хәнифә һәм Мәлик Аллаһ исеме әйтүне зарур шарт дип исәпләгәннәр. Кеше белә торып әйтмәсә, ул итне ашарга ярамый. Чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَلا تَأْكُلُوا مِمَّا لَمْ يُذْكَرِ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ وَإِنَّهُ لَفِسْقٌ 

«Аллаһы Тәгалә исеме әйтелгәнне ашамагыз! Чөнки ул – бозыклык».853

Кеше оныту сәбәпле әйтмәсә, гомуми фикер буенча, әлеге итне ашарга мөмкин. Без бу бүлектә тикшерә торган хәдис моңа дәлил булып килә.

Имам Мәлик, Әбү Хәнифә һәм Шәфигый ау вакы-тында үтерелгән хайван турында да шундый ук фикер әйт-кәннәр.

Ә имам Әхмәт болай дигән: «Этне хайванга җибәр-гәндә яки аңа атканда белә торып яки игътибарсызлык сәбәпле Аллаһ исеме әйтелмәсә, моны ашарга ярамый. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

إِذَا أَرْسَلْتَ كَلْبَكَ وَسَمَّيْتَ فَكُلْ

«Син этеңне җибәреп, Ал-лаһының исемен әйтсәң, моны ашый аласың».854

وَمَا صِدْتَ بِقَوْسِكَ فَذَكَرْتَ اسْمَ اللَّهِ عَلَيْهِ فَكُلْ

«Аллаһ исеме әйтелеп ауда ук ярдәмендә тотылган хайванны ашарга мөмкин».855

Корбан чалуга килгәндә, боларны үтәү катгый рәвеш-тә фарыз саналмый. Чөнки корбан чалу катгый бер тәртип буенча башкарыла. Ә ауда башка урыннан үтерелә.

б) Игътибарсызлык сәбәпле намаз вакытында әйтел-гән сүзләр.

Шәфигый мәзһәбен тотучылар фикеренчә, мондый очракта намаз дөрес була. Бервакыт өйлә яки икенде нама-зын укучы Пәйгамбәребез галәйһиссәләм беренче ике рә-кәгатьтән соң ук сәлам биргән. Шулвакыт Ике куллы ку-шаматлы кеше: «Әй Аллаһының Илчесе, син берәр нәр-сәне оныттыңмы яки намаз кыскартылдымы?» – дип сора-ган. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

لَمْ أَنْسَ وَلَمْ تُقْصَرْ ، أَكَمَا يَقُولُ ذُو الْيَدَيْنِ

«Мин бернәрсә дә онытмадым һәм намаз да кыскар-тылмады». Шуннан соң ул сәхабәләреннән: «Мин Ике куллы әйткәнчә эшләдемме?» – дип сораган. Тегеләр: «Әйе», – дигәннәр. Шуннан соң ул намазның калган өле-шен укыган, ике сәҗдә кылган һәм сәлам биргән».856

Әлеге хәдистән аңлашылганча, Пәйгамбәр галәйһис-сәләм намаз бетте дип белеп, сөйләшә башлаган. Ә сәха-бәләр намазның гадәттә кылына торган рәвеше үзгәргән дип белеп, сөйләшә башлаганнар. Ләкин соңыннан тегеләр дә болар да төшеп калган өлешне өстәгәннәр.

Болар барысы да намаз вакытында аз сүз сөйләнү оч-рагына карыйлар.

Хәнәфиләр фикеренчә, мондый намаз тулысынча юк-ка чыга. Чөнки сүз сөйләү намазны юк итә. Бу очракта игътибарсызлык белән белә торып сөйләү арасында бер-нинди аерма да юк. Ураза икәнне онытып ашау-эчү мон-нан искәрмә булып тора. Чөнки моңа тиешле күрсәтмәләр бар.

Имам Әхмәтнең әлеге мәсьәлә буенча ике төрле фи-кере бар.

в) Кешенең уразада онытылып ашау-эчү яки якынлык кылу очрагында күпчелек галимнәр фикере буенча, кеше фарыз ураза тотканда онытылып ашый-эчә башласа, ул исенә төшкәч үк, моны туктатырга һәм көн беткәнче мон-нан тыелып торырга тиеш. Бу очракта аның уразасы бо-зылмый. Аңа әлеге көн өчен ураза тотарга да, гөнаһысын йоларга да кирәкми. Аллаһының Илчесе әйткән:

مَنْ نَسِيَ وَهُوَ صَائِمٌ فَأَكَلَ أَوْ شَرِبَ فَلْيُتِمَّ صَوْمَهُ فَإِنَّمَا أَطْعَمَهُ اللَّهُ وَسَقَاهُ

«Ураза вакытында онытылап нәрсә булса да ашаучы яки эчүче әлеге көн уразасын ахырга кадәр җиткерсен. Чөнки аны Аллаһ ашаткан һәм эчерткән».857

Имам Мәлик: «Ураза фарыз булган булса, аны башка көнне үтәү белән каза кылырга кирәк. Мондый очракта аны йола торган гамәлләр кылу мәҗбүри түгел. Чөнки ул кеше онытып намазны үз вакытында үтәмәүчегә тиң», – дигән. Ул болай дип тә әйткән: «Игътибарсызлык белән яки онытылып, Рамазанда яки үзе өчен фарыз булган баш-ка уразада мәсәлән, нәзер уразасы) ашаса яки эчсә, ул уразаны башка көнне каза кылырга кирәк. Ирекле ураза вакытында нәрсә булса да ашаучы яки эчүчегә уразасын каза кылырга кирәкми. Шул көн уразасын бозмыйча ахы-ргача тотып бетерергә генә кирәк».

Әбү Хәнифә, Шәфигый һәм Мәлик фикеренчә, ашау-эчүгә караган хөкемнәр якынлык кылуга да карыйлар.

Имам Әхмәт «мондый гамәлләр уразаны боза һәм ка-за кылырга кирәк» дип санаган. Ә аны йола торган гамәл-ләр турында ике төрле фикер әйткән.

8. Антны оныту яки аңа карата ялгышу.

Кеше берәр нәрсә эшләргә ант итеп, онытып яки ант итмәдем дип белеп, моны эшләмәсә аның анты бозыламы?

Шәфигый фикеренчә, анты бозылмый. Ләкин ул үзе ант иткән нәрсәне эшләргә тиеш.

Имам Мәлик: «Ул бөтен очракта да үзенең антын бо-за. Чөнки хата яки оныту белән кылынган гөнаһ гафу ител-сә дә, ул гөнаһ үзе һәм аны нәтиҗәләре гафу ителми», – дигән.

Имам Әхмәт талак кылырга яки кол азат итәргә би-релгән ант белән башка антны аерган. Ул талак һәм кол азат итүгә карамаса, бу ант бозылмый дип санаган. Бу ике нәрсәгә караган ант бозылса: кеше хатынын аерырга ант иткәнен онытып, аның белән яшәвен дәвам итсә, аңа гөнаһ булмый. Ләкин исәнә төшкәч үк, ул хатыны яныннан ки-тәргә тиеш.

Антларны ике төрлегә бүлүнең дәлиле шуннан гый-барәт талак та, кол азат итү дә билгеле бер шартлар үтәү белән бәйле. Мәсәлән, бер кеше хатынына: «Кояш чыкса, син талак кылынасың», – дип әйтсә, кояш чыгу белән ул хатын чыннан да аерылган санала.

9. Көчләп кылына торган эшләрнең нәтиҗәсе.

Көчләп кылына торган гамәлләр көчләүнең дәрәҗә-сенә һәм ул гамәлнең үзлегенә карап төрле хөкемдә бу-лырга мөмкин.

а) Кешенең эшләү-эшләмәүне сайлау мөмкинчелеге булмаган, бу көчләүдән баш тарта алмаган очрак. Мәсә-лән, бер кешене тотып бәйләп, ул анда бармаска ант иткән җиргә илтеп куйсалар, галимнәрнең гомуми фикере буен-ча, шул кешегә гөнаһ булмый һәм ул антын бозган санал-мый.

б) Көчләп эшләтә торган эштән баш тарту мөмкинче-леге булса, ул көчләү котылгысыз булмаска да мөмкин. Мәҗбүр ителүче кеше мондый хәлгә төшсә, аның гамәл-ләре билгеле бер бурычларны үтәү белән бәйле була. Мә-сәлән, кемне дә булса кыйнарга мәҗбүр иткән очрак, ул кешенең моны эшләмәскә мөмкинчелеге бар икән, димәк, ул үзенең сайлавында ирекле. Әмма ул үзенә зарар килү-дән курка. Шулай итеп, бер яктан ирекле, икенче яктан ирексез булып чыга. Шуңа күрә, әлеге кешегә караган мәсьәлә буенча галимнәрнең фикерләре төрле.

10. Мәҗбүр ителү турында галимнәрнең фикерләре.

Беренчесе: Гамәл кылыга мәҗбүр итү.

а) Кеше үтерергә яки зина кылырга мәҗбүр итү.

Хаксыз кеше үтерү һәм зина кылу зур гөнаһлар исә-бенә керә һәм барлык илаһи Китапларда да хәрам дип са-нала. Ул гамәлләрне бернинди очракта да, шул исәптән мәҗбүр ителгәндә дә, кылырга ярамый. Боларны эшләргә мәҗбүр ителгән кеше баш тартса һәм моның өчен үтерел-сә, ул моның өчен әҗер алачак. Әмма аларны кылуның нә-тиҗәсе мәҗбүр ителү дәрәҗәсенә карап төрле булырга мөмкин. Аңлатып үтәбез:

б) Зина кылырга мәҗбүр итү. Барлык галимнәрнең дә фикеренчә, хатын-кыз зина кылырга мәҗбүр ителсә, ул җәзаланырга тиеш түгел. Әлеге хатынның моннан баш тарту мөмкинчелеге булмаса, ул гөнаһлы саналмый. Баш тарту мөмкинчелеге булса, гөнаһлы була. Моңа дәлил итеп әлеге бүлектә тикшерелә торган хәдисне һәм Пәйгам-бәребез галәйһиссәләм вакытында булган вакыйганы ките-рәләр. Ул вакытта бер хатын-кызны зина кылырга мәҗбүр иткәннәр һәм Пәйгамбәр галәйһиссәләм аны моның өчен җәзаламаган. Моннан тыш, Гомәр разыяллаһү ганһү яны-на кол ирләр зина кылырга мәҗбүр иткән кол хатын-кыз-ларны китергәннәр. Гомәр разыяллаһү ганһү моның өчен колларны кыйнаган, әлеге хатын-кызларга тимәгән.

Хәнбәлиләрнең күбесе һәм хәнәфи булган Мөхәммәт бине Хәсән фикеренчә, җенси мөнәсәбәт ир кешенең җен-си дәрте кузгалуы эрекция) ярдәмендә генә башкарыла ала.

Кешене мәҗбүр иткәндә ул булмый. Әгәр эрекция булган икән, димәк, көчләү булмаган. Ул вакытта ир ке-шене тиешле җәзага тартырга кирәк.

Имам Әбү Хәнифә: «Зина кылырга хаким кеше мәҗ-бүр итсә, зина кылучыны җәзаларга кирәкми. Башка кеше мәҗбүр итсә, җазаларга кирәк», – дигән.

в) Кеше үтерергә мәҗбүр итү.

Барлык галимнәрнең дә фикеренчә, кешене хаксыз икенче берәүне үтерергә мәҗбүр итсәләр, моны эшләргә ярамый. Бу гөнаһ санала. Чөнки кеше үзен коткару өчен башка берәүне корбан итә һәм бу аның сайлавына бәйле.

Мәлик, Әхмәт һәм Шәфигый фикеренчә, тиңе белән түләү мәҗбүр итүчегә дә, мәҗбүр ителүчегә дә кулланы-ла. Чөнки алар икесе дә кеше үтерүдә катнашканнар. Аларның берсе – шуның сәбәбе, икенчесе башкаручысы булган.

Имам Әбү Хәнифә: «Мәҗбүр итүчене генә болай җә-заларга кирәк. Чөнки мәҗбүр ителүче үтерү коралы кебек кенә булган», – дип әйткән.

Икенчесе: Үтерү һәм зина кылудан кала башка эш-ләргә мәҗбүр итү.

Монда урлау, хәмер эчү кебек гамәлләр күз алдында тотыла.

Галимнәрнең күбесе фикеренчә, кешене бу гамәлләр-нең берсен эшләргә мәҗбүр итсәләр, ул моны эшләргә ти-еш. Шул ук вакытта, башка кешегә китерелгән зыяны мәҗбүр итүче түләргә тиеш. Чөнки мәҗбүр ителеп урлау-чының гөнаһысы юк һәм аны җәзаларга кирәкми.

Мәлик һәм Әхмәт фикеренчә, болай эшләү рөхсәт ителми. Ягъни, берәр кеше тән җәзасына лаек булган га-мәл кылса, мәсәлән, урласа яки хәмер эчсә, моның өчен аны җәзаларга кирәк. Икенче берәүгә зарар китергән бул-са, мәҗбүр итүче белән бергә түләргә тиеш.

Өченчесе: Хәрам сүзләр сөйләргә мәҗбүр итү.

Күпчелек галимнәр, шул исәптән Мәлик, Шәфигый, Әхмәт фикеренчә, берәр кешене хәрам сүзләр сөйләргә мәҗбүр итсәләр, ул үз сүзләрен йола торган гамәл кылыр-га тиеш, әмма аңа гөнаһ булмый. Кешене буш сүз сөй-ләргә мәҗбүр итсәләр, әлеге хөкем аңа карамый.

Аллаһы Тәгаләнең әлеге сүзләрен моңа дәлил итеп китерәләр: 

إِلاَّ مَنْ أُكْرِهَ وَقَلْبُهُ مُطْمَئِنٌّ بِالإِيمَانِ 

«... йөрәге иман бе-лән тулы мәҗбүр итүлечене сайламаганда..»858

Кеше мәҗбүр ителеп, гөнаһлы булмаган сүзләр әйтсә, аңа әлеге хөкемнәр карамый. Аңа бу дөньяда да Ахирәттә дә гөнаһ булмый.

Ул сүзләр сәүдә килешүләренә дә, никахлашуга да, талак кылуга да карарга мөмкин. Моңа дәлил булып без бу бүлектә тикшерә торган хәдис һәм Пәйгамбәрнең түбән-дәге сүзләре килә: 

لا طَلاقَ وَلا عَتَاقَ فِي إِغْلاقٍ

«Мәҗбүр ите-леп кылынган талак та, кол азат итү дә дөрес булмый».859

Әбү Хәнифә сәүдә килешүенә караган өлешне кабул итә һәм: «Кешене мәҗбүр итсәләр, мәҗбүр ителүчегә бернәрсә дә эшләргә кирәкми һәм аның нәтиҗәсе өчен ул җавап бирми», – дип әйткән.

Никах, талак һәм антларга караган өлеше турында: «Мондый очракта мәҗбүр ителү исәпкә алынмый, мәҗбүр итсәләр дә, нәрсә булса да әйтүче кеше аны үтәргә тиеш», – дигән.

11. Мәҗбүр ителүченең шул эш белән килешүе.

Мәҗбүр ителүченең мәҗбүр ителгән эш белән ки-лешүе күенсә, килешүләргә кул куюы законлы санала. Мәҗбүр ителеп эшләсә дә, мәҗбүр ителгән саналмый. Чөнки үзе дә шуны ук эшләргә теләгән булган.

12. Хаклы рәвештә мәҗбүр итү.

Мөселманны ул эшләргә яки әйтергә тиеш булган эш-кә мәҗбүр итсәләр, мәҗбүр итү аны үтәүгә киртә булмый. Мәсәлән, кеше билгеле бер вакыт эчендә хатыны белән якынлык кылмаска ант итә. Ә дүрт ай узгач, якынлык та кылмый, аерылмый да. Бу очракта казый аны талак кы-лырга мәҗбүр итсә, әлеге талак дөрес саналачак.

Кеше үзенең бурычын түләмәскә ант бирсә, ә казый түләргә мәҗбүр итсә, ул кеше антын бозырга һәм аны йо-лырга тиеш.

Бурычларны түләү өчен, казый кемне дә булса мал-мөлкәтен сатарга мәҗбүр итсә, әлеге сәүдә килешүе дөрес саналачак.


?


----r0-93-p0-0002--.html

----relazioneprima-pdf-2.html

----s--v--bukchin--3.html

----sbornik-vipusk-vosmoj.html

----silver.html