©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

هَلْ يَكُبُّ النَّاسَ عَلَى مَنَاخِرِهِمْ إِلاَّ حَصَائِدُ أَلْسِنَتِهِمْ - Нурислам Ибраһимов Бисмилләһир-рахмәнир-рахим


هَلْ يَكُبُّ النَّاسَ عَلَى مَنَاخِرِهِمْ إِلاَّ حَصَائِدُ أَلْسِنَتِهِمْ

«Моны тотып тор», – дип әйткән дә, теленә күрсәт-кән. Теге кеше соравын кабатлаган. Пәйгамбәр галәйһис-сәләм әйткән: «Әниең синнән мәхрүм булсын! Гайбәттән башка нәрсә өчен кешеләрне утка йөзләре белән ыргыта-чаклармыни?!»492

Хәдистән аңлашылганча, күп очракта кешеләр теллә-ре белән сөйләгән нәрсә өчен утка керәчәкләр. Чөнки гө-наһлы сүзләрнең берсе – ширек. Ә бу Аллаһы Тәгалә кар-шында иң зур гөнаһ. Белмичә Аллаһ турында сөйләү, ял-ган шәһадәт бирү, мәхлукларны Аллаһыга тиңләү, сихер, гайбәт, ялган, һ.б. нәрсәләр дә әлеге бүлеккә керәләр.

Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм әйткән:

أَكْثَرُ مَا يَلِجُ بِهِ الإِنْسَانُ النَّارَ الأَجْوَفَانِ الْفَمُ وَالْفَرْجُ

«Күбесенчә кешеләрне ике нәрсә – авыз һәм җенес әгъзалары өчен утка керәчәкләр».493

Бервакыт Гомәр разыяллаһү ганһү Әбү Бәкер разыял-лаһү ганһү янына кергән дә аның үз телен тартып торга-нын күргән. Гомәр разыяллаһү ганһү: «Тукта, Аллаһ сине гафу итсен!» – дигән. Әбү Бәкер: «Бу – мине һәлакәткә ил-тергә мөмкин булган нәрсә», – дип әйткән.

Хәсән Басри: «Тел – тәннең әмире. Ул башка әгъза-ларга карата берәр җинаять кылса, алар да аны кылачак-лар; ул тыелса, алар да тыелачаклар», – дигән.

7. Фарызларны үтәгәннән соң тәкъвалыкны иң яхшы эшләре.

Мәлик һәм Әбү Хәнифә фикеренчә, фарыз намазлар-дан соң иң яхшы эш гыйлем, ә аннары – җиһат. Ә Шәфи-гый иң яхшы эш фарыз һәм ирекле намаз дип санаган. Имам Әхмәт «Аллаһ юлында көрәшү» – дигән.

Мәгълүм булганча, Пәйгамбәрдән күп тапкыр кайсы эшнең яхшы булуы турында сораганнар. Ул кайвакытта: «Үз вакытында укылган намаз», – дип, кайчакта «Җиһат», «Ата-ананы хөрмәт итү», – дип җавап биргән. Чөнки бу сораулар төрле вакытта төрле хәлдәге кешеләр тарафын-нан бирелгәннәр.

8. Әлеге хәдистә сәхабәләрнең пәйгамбәрдән киңәш сораганнары, ә аның киңәшләр биргәнлеге күрсәтелә. Моннан тыш, хәдис Аллаһының бәндәсенә беренче чират-та биш вакыт намаз укырга кирәклеген, моның җәннәткә керергә, җәһәннәмнән котылырга ярдәм итәчәге күрсәте-лә.

9. Тел афәте, кешенең теле өчен җавап бирәчәге, на-чар эшләрнең җәһәннәмгә илтүе искә алына.

Аллаһының чикләре һәм тыюлары


29

عَنْ

أَبِي

ثَعْلَبَةَ

الْخُشَنِيِّ

جُرْثُومِ

بْنِ

نَاشِرٍ

رَضِيَ

اللَّهُ

عَنْهُ

،

عَنْ

رَسُولِ

اللَّهِ

قَالَ

:

إِنَّ

اللَّهَ

تَعَالَى

فَرَضَ

فَرَائِضَ

فَلا

تُضَيِّعُوهَا

،

وَحَدَّ

حُدُودًا

فَلا

تَعْتَدُوهَا

،

وَحَرَّمَ

أَشْيَاءَ

فَلا

تَنْتَهِكُوهَا

،

وَسَكَتَ

عَنْ

أَشْيَاءَ

رَحْمَةً

لَكُمْ

غَيْرَ

نِسْيَانٍ

فَلا

تَبْحَثُوا

عَنْهَا

Әбү Сәгъләбә Хушәни Җүрсүм бине Нәшир риваять кылуы буенча, Аллаһының Илчесе әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә кешеләргә дини бурычларны үтәүне йөк-ләгән. Шулай булгач, аларга салкын карамагыз! Чикләр билгеләгән, аларны үтмәгез! Кайбер нәрсәләрне хәрам кылган, аларны эшләмәгез! Үзенең рәхмәте белән, ләкин оныту сәбәпле түгел, кайбер нәрсәләр турында әйтми кал-дырган, аларны эзләмәгез!»494

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис кыска, ләкин тирән мәгънәле хәдисләр исәбенә керә. Кемдер: «Әлеге хәдис кебек диннең нигезлә-рен дә, тармакларын да үз эченә алган хәдис юк. Чөнки Пәйгамбәр галәйһиссәләм Аллаһының хөкемнәрен дүрт өлешкә бүлгән: фарызлар, хәрамнар, чикләр, әйтелмичә калган нәрсәләр», – дигән. Ибне Сәмган: «Әлеге хәдис бе-лән яшәүче кеше әҗер һәм җәзадан котылачак. Чөнки фа-рызны үтәүче хәрамнан тыелучы, чикләр янында туктау-чы, үзеннән яшеренгәннәрне эзләүдән баш тартучы тулы-сынча изгелектә булачак, бөтен дини бурычларын үтәячәк. Шәригать хөкемнәре әлеге хәдистә телгә алынган төрләр-нең чигенә чыкмый», – дип әйткән.

Хәдисне аңлау

1. Дини бурычларны үтәү.

Аллаһ бәндәләренә үтәүне боерган, шул боерык Коръән һәм хәдис белән расланучы гамәлләр, мәсәлән, на-маз, зәкят, ураза, хаҗ, фарыз гамәл була.

Фарыз ике төрле була: беренчесе – фарыз гаен – һәр мөселманга фарыз булган эш. Мәсәлән, намаз, зәкят, ура-за. Икенчесе – фарыз кифая – кайбер мөселманнан шө-гыльләнсә, башкалар өстеннән төшә торган гамәл. Болар-ны беркем дә үтәмәсә, гөнаһ бөтен кешегә дә төшәчәк. Җеназа намазында катнашу, сәламгә җавап бирү, яхшыга өндәү, начарлыктан тыелуны мисал итеп китерергә була.

2. Аллаһының чикләрендә тукталу.

«Чикләр» дигәндә кешеләрне хәрам эшләрдән тыючы билгеле бер җәзалар күз алдында тотыла. Мәсәлән, зина кылу, караклык, хәмер эчү өчен җәза.

Мәккәне яулап алган елны Үсәмә ибне Зәет разыял-лаһү ганһү Бәнү Мәхзүм кавеменнән булган хатын-кызны якларга теләп, Пәйгамбәргә мөрәҗәгать иткән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: 

أَتَشْفَعُ فِي حَدٍّ مِنْ حُدُودِ اللَّهِ

«Аллаһ билгелә-гән җәзага караган эштә син шәфәгать кыласыңмы?» – дип сораган.495

Ул әлеге хатын өчен билгеләнгән җәза – кул кисүне күз алдында тоткан. Бу – Аллаһ Тәгалә билгеләгән җәза, димәк, әлеге җәзаларга бернәрсә өстәргә дә, киметергә дә ярамый. Исерткеч эчкән өчен кырык камчыдан сиксәнгә кадәр артыру рөхсәт ителә. Ләкин Пәйгамбәр галәйһиссә-ләм дә, Әбү Бәкер разыяллаһү ганһү да кырык камчы бе-лән генә чикләнгәннәр.

Гомәр разыяллаһү ганһү идарә иткән чорда кешеләр хәмерне күбрәк куллана башлаганнар. Шуңа күрә, җәза һәм тыю йөзеннән күбрәк камчылауга лаеклы булганнар. Ә Гали ибне Әбү Талип: «Катылык та, аннан баш тарту да сөннәткә туры килә», – дигән. Чөнки Пәйгамбәрбез галәй-һиссәләм Гомәр разыяллаһү ганһү үрнәгенә иярергә кушкан: 

اقْتَدُوا بِاللَّذَيْنِ مِنْ بَعْدِي أَبِي بَكْرٍ وَعُمَرَ

«Миннән соң бу-лачак ике кешедән Әбү Бәкер һәм Гомәрдән үрнәк алы-гыз».496 

عَلَيْكُمْ بِسُنَّتِي وَسُنَّةِ الْخُلَفَاءِ الرَّاشِدِينَ الْمَهْدِيِّينَ

«... сезгә ми-нем сөннәтемә һәм туры юлдан бара торган тугры хәли-фәләр сөннәтенә иярергә кирәк...»497

Әлеге кырыслыкны бөтен сәхабәләр дә бердәм хупла-ганнар. Гали разыялаһү ганһү Гомәргә әйткән: «Әй мөэ-миннәрнең әмире, хәмер эчүче акылсыз сүзләр сөйли, акылсыз сүзләр сөйләүче яла яга. Ә Коръәндә яла ягучыга сиксән камчы сугу билгеләнгән:

وَالَّذِينَ يَرْمُونَ الْمُحْصَنَاتِ ثُمَّ لَمْ يَأْتُوا بِأَرْبَعَةِ شُهَدَاءَ فَاجْلِدُوهُمْ

ثَمَانِينَ جَلْدَةً وَلا تَقْبَلُوا لَهُمْ شَهَادَةً أَبَدًا وَأُولَئِكَ هُمُ الْفَاسِقُونَ 

«Дүрт шаһит китермичә гыйффәтле хатын-кызга яла ягучыларны сиксән камчы сугу белән җәзалагыз. Беркай-чан да аларның шаһитлекләрен кабул итмәгез. Чөнки алар бозыклар».498

3. Хәрамга якынаюны тыю.

Монда Коръән Кәримдә һәм сөнәттә хәрамны ачык итеп күрсәткән эшләр, мәсәлән, ялган шаһитлек бирү, ятим малын үзләштерү, риба күз алдында тотыла. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

قُلْ إِنَّمَا حَرَّمَ رَبِّيَ الْفَوَاحِشَ مَا ظَهَرَ مِنْهَا وَمَا بَطَنَ 

«Әйт: «Дөреслектә, минем Раббым ачык һәм яшерен бозык эш-ләрне хәрам кылды...»499

Ә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

كُلُّ مُسْكِرٍ حَرَامٌ

«Һәр исерткеч – хәрам».500

فَإِنَّ دِمَاءَكُمْ وَأَمْوَالَكُمْ وَأَعْرَاضَكُمْ عَلَيْكُمْ حَرَامٌ

«... дөреслектә сезнең гомерегез дә, малыгыз да, наму-сыгыз да сезнең өчен кагылыгыз».501

Әлеге тыелган нәрсәләргә игътибар белән караучы аларның аз икәнен, барысының да җирәнгеч булуын кү-рер. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تُحَرِّمُوا طَيِّبَاتِ مَا أَحَلَّ اللَّهُ لَكُمْ 

«Әй имам китергән бәндәләр! Аллаһ сезгә рөхсәт ит-кән яхшы нәрсәләрне тыймагыз...»502

4. Аллаһының бәндәләренә күрсәткән мәрхәмәте.

Аллаһының кайбер нәрсәләр турында әйтми калды-руы, аларны хәләлгә дә, хәрамга дә кертмәве. Аның бән-дәләренә карата күрсәткән рәхмәте һәм мәрхәмәте турын-да сөйли. Кеше мондый гамәлләрне кылса, гөнаһлы бул-мый; баш тартса да, гөнаһ булмый. Әйтми калдыруның сә-бәбе хата да, онытучанлык та түгел, Аллаһ болардан өс-тен. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

وَمَا كَانَ رَبُّكَ نَسِيًّا 

«Синең Раб-бың онытмый».503 

لا يَضِلُّ رَبِّي وَلا يَنْسَى 

«Минем Раббым ха-таланмый да, онытмый да».504

5. Тикшеренү һәм күп сораулар бирү тыела.

Бәлки сорау бирү һәм тикшерү Пәйгамбәр галәйһис-сәләм яшәгән вакытка гына карагандыр. Чөнки Аллаһ әйт-мәгән нәрсәләр турында сораштыру ул эшнең хәрам кы-лынуына сәбәп була алган. Аллаһы Тәгалә әйткән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لا تَسْأَلُوا عَنْ أَشْيَاءَ إِنْ تُبْدَ لَكُمْ تَسُؤْكُمْ 

«Әй иман китергән бәндәләр! Мәгълүм булса, сезне күңелсезләндерә торган нәрсәләр турында сорамагыз».505

Әлеге хәдиснең хәзерге заманда да гамәлдә булуы мөмкин. Ә тыю дин эшләрендә зарури булмаган тирәнә-юләргә карый. Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйт-кән:

ذَرُونِي مَا تَرَكْتُكُمْ ، فَإِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ

بِكَثْرَةِ سُؤَالِهِمْ وَاخْتِلافِهِمْ عَلَى أَنْبِيَائِهِمْ

«Мин әйтмәгән нәрсә турында миннән сорамагыз. Дөреслектә, сезгә кадәр яшәүчеләрне күп сорау бирүләре һәм пәйгамбәрләре белән килешмәүләре генә һәлак ит-те».506

«Тирәнәюче» дигәндә кирәкмәгән нәрсәне тирәннен тикшерүче яки төрле тармакларны җентекләп өйрәнүче күз алдында тотыла. Габдуллаһ бине Мәсгут: «Беркайчан да тикшермәгез дә, тирәнәймәгез дә. Сезгә булган нәрсәгә тотынырга кирәк», – дип әйткән.

Үзеңә кагылмаган нәрсә белән шөгыльләнү – яшерен гаеб) нәрсәләрне тикшерергә, белергә тырышу ул. Бо-ларны тикшерү һичшиксез икеләнүгә, шикләнүгә ките-рәчәк. Ибне Исхак: «Үзләре ишетмәгән нәрсәләрне кулла-нып, Аллаһ турында да, мәхлуклар турында да фикер йөр-тү тыела. Мәсәлән Аллаһы Тәгалә 

وَإِنْ

مِنْ

شَيْءٍ

إِلاَّ

يُسَبِّحُ

بِحَمْدِهِ

«... Аны мактап, Аны данламаган бер нәрсә дә юк»,507 – дип әйткән. «Җансыз нәрсәләр аны ничек данлыйлар?» – дияргә ярамый. Чөнки Аллаһ бу турыда хәбәр иткән һәм Ул моны Үзе теләгәнчә тормышка ашыра», – дип әйткән.

6. Әлеге хәдистә фарыз нәрсәне эшләргә, билгеләнгән чикләрне үтмәскә, хәрамнан тыелырга, Аллаһ Үзенең рәхмәте белән кешеләргә әйтмәгән нәрсәләргә тирәнтен кермәскә боерыла.

Дөньядан баш тартуның асылы һәм нәтиҗәләре


30

عَنْ

أَبِي

الْعَبَّاسِ

سَهْلِ

بْنِ

سَعْدٍ

السَّاعِدِيِّ

رَضِيَ

اللَّهُ

عَنْهُ

قَالَ

:

جَاءَ

رَجُلٌ

إِلَى

النَّبِيِّ

فَقَالَ

:

يَا

رَسُولَ

اللَّهِ

،

دُلَّنِي

عَلَى

عَمَلٍ

إِذَا

عَمِلْتُهُ

أَحَبَّنِيَ

اللَّهُ

وَأَحَبَّنِيَ

النَّاسُ

،

فَقَالَ

:

ازْهَدْ

فِي

الدُّنْيَا

يُحِبَّكَ

اللَّهُ

،

وَازْهَدْ

فِيمَا

عِنْدَ

النَّاسِ

يُحِبَّكَ

النَّاسُ

Әбүл Габбас Сәһел бине Сәгъд Сәгыйди разыяллаһү ганһү әйткән: «Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләм янына ниндидер кеше килде дә: «Әй Аллаһының Илчесе, мин аны кылсам, мине Аллаһ һәм кешеләр сөячәк гамәлне күр-сәт», – диде. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Бу дөньядан чит-ләш – сине Аллаһ яратыр. Кешеләрдә булганнан читләш, сине кешеләр сөярләр», – дип әйтте».508

Хәдиснең әһәмияте

Әлеге хәдис Пәйгамбәрнең ике киңәшен үз эченә ала:

Беренчесе: бу дөньядан баш тарту Аллаһы Тәгаләнең бәндәсен сөюнең сәбәбе була.

Икенчесе: кешеләр кулында буланнан баш тарту алар-ның мәхәббәтенең һәм сөбенең сәбәбе була. Бәндәне Ал-лаһ яратса гына, ул уңышка ирешүче һәм ике дөньяда да бәхетле булачак. Ә Аллаһ яратуның төп шарты – Ахирәтне дөньяга караганда өстенрәк күрү.

Ибне Һәҗәр Хәйтами: «Бу – Исламның нигезе булган дүрт хәдиснең берсе», – дигән.

Хәдисне аңлау

1. «Читләшү зөһед) төшенчәсенең мәгънәсе. Безгә кадәр яшәүче тугры кешеләр һәм галимнәр дөньядан чит-ләшү дигәнне төрлечә аңлатканнар. Әмма аларның бары-сының да нигезендә имам Әхмәтнең Әбү Идрис Хәүләни разыяллаһү ганһүдән риваять кылган хәбәре ята. «Дөнья-дан баш тартуга хәләлне тыю һәм мал исраф итү белән ирешмиләр. Дөньядан читләшү – үз кулыңда булган нәр-сәгә караганда Аллаһ кулындагысына күбрәк өметләнү, бәла килсә аның өчен әҗер алырга; югалган нәрсә синең кулда калганчы Ахирәттә синең өчен әзерләнеп торуын теләү ул».

Әлеге сүзләрдә «читләшү» өч өлештән торган нәрсә буларак тасвирлана. Алар барысы да тышкы гамәлләргә түгел, йөрәк гамәлләренә карыйлар. Шуңа күрә, Әбү Сө-ләйман Дарани: «Беркем турында да «ул дөньядан читлә-шүгә ирешкән», – дип әйтмә, чөнки читләшү синең йөрә-геңдә», – дигән. Бу өч өлеш түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

а) Бәндәнең Аллаһ кулында булган нәрсәгә караганда Аллаһ кулында булганына күбрәк өметләнүе. Моның чы-ганагы – ризык алырга чын күңелдән ышану. Чөнки Алла-һы Тәгалә әйткән:

إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ سَيَجْعَلُ لَهُمُ الرَّحْمَنُ وُدًّا 

«Ризык бирүне Аллаһ үз өстенә алмаган бер генә тере зат та юк».509 

فَلا

تَغُرَّنَّكُمُ

الْحَيَاةُ

الدُّنْيَا

«Күктә – Сезнең ризыгы-гыз һәм сезгә вәгъдә ителгән нәрсә».510

б) Бәхетсезлек килгәндә, мәсәлән, мал яки бала югалтканда шул югалтуның үзендә калуына караганда Ал-лаһының әҗерен алуга күбрәк өметләнү. Моның чыганагы – тулы ышаныч; ул дөньядан читләшүне һәм аңа аз ом-тылуны күрсәтә.

Ибне Гомәр разыяллаһү ганһү тапшыруынча, Аллаһы-га дога кылып, Аллаһының Илчесе болай дигән:

اللَّهُمَّ اقْسِمْ لَنَا مِنْ خَشْيَتِكَ مَا يَحُولُ بَيْنَنَا وَبَيْنَ مَعَاصِيكَ ، وَمِنْ طَاعَتِكَ

مَا تُبَلِّغُنَا بِهِ جَنَّتَكَ ، وَمِنَ الْيَقِينِ مَا تُهَوِّنُ بِهِ عَلَيْنَا مُصِيبَاتِ الدُّنْيَا

«Әй Аллаһ, безгә Үзеңә итәгатьсезлек күрсәтмәскә ярдәм итәчәк Үзеңнән курку бир! Үзенең җәннәтеңә илтә торган итәгать бир! Бу дөнья бәлаләрен җиңел итә торган ышаныч бир».511

в) Бәндәнең кешеләр аны мактавы да, ачулануы да барыбер булган халәте. Ибне Мәсгут: «Ышану – Аллаһы-ны ачуландыра торган нәрсә белән кешеләргә ярарага ты-рышмавың ул», – дигән.

Хәсән Басри: «Теләсә кайсы кешене күргәндә: «Ул миннән яхшырак», – дип әйтүче дөньядан читләшүче бу-ла», – дигән. Әхмәт: «Дөньядан читләшү киләчәккә зур өмет баламау кешеләр кулындагыдан тулысынча баш тар-ту», – дип әйткән.

2. Дөньядан читләшүнең өлешләре.

Безгә кадәр яшәүче тугры кешеләрнең кайберләре читләшүне өч өлешкә бүлгәннәр:

а) Ширектән һәм Аллаһыдан кала башка затка гый-бадәт кылудан баш тарту.

б) Гөнаһ булган бөтен хәрамнан баш тарту.

в) Хәләлдән баш тарту.

Өченче өлештән аермалы буларак, беренче һәм икен-че өлеш фарыз снала.

Имам Әхмәт тә өч өлешкә бүлгән:

Беренчесе: хәрамнан баш тарту. Бу – гадәти кешеләр-нең читләшүе.

Икенчесе: хәләлнең артыгыннан баш тарту. Бу – сай-лап алынган кешеләрнең читләшүе.

Өченчесе: игътибарны Аллаһыдан җәлеп итә торган нәрсәләрдән баш тарту. Монысы – белүчеләрнең баш тар-туы.

3. Читләшүгә этәрә торган нәрсәләр.

а) Ахирәтне һәм Хисап көнендә үзеңнең Аллаһ кар-шында басып торуыңны күз алдында китерү. Харис разы-яллаһү ганһү Пәйгамбәргә: «Мин хакыйкый мөэмин бул-дым», – дигәч, ул: «Һәр хакыйкый мөэминнең хакыйкый асылы бар. Ә синең ышануыңның хакыйкый асылы нәр-сәдә?» – дип сораган. Харис: «Мин җанымны бу дөньядан алып киттем. Хәзер дөньяның ташлары минем өчен аның балчыгыннан аерылмый. Мин Раббымның Гарешен, хо-зурлыкта булучы җәннәт әһелләрен, утта газапланучы җә-һәннәм әһелләрен ачык күрәм кебек», – дип әйткән. Пәй-гамбәр галәйһиссәләм: «Әй Харис, син танып белгәнсең, моннан тайпылма», – дигән.512

б) Бу дөнья ләззәтләре күңелләрне Аллаһыдан алып итүен, кешенең хәлен Аның алдында түбәнәйтүен, Хисап майданында озак басып торуга сәбәп булуын күз алдына китерү. Аллаһы Тәгалә әйткән: 

ثُمَّ

لَتُسْأَلُنَّ

يَوْمَئِذٍ

عَنِ

النَّعِيمِ

«Ан-нары ул Көндә сез һичшиксез нигъмәтләр турында сорала-чаксыз».

513

в) Дөнья нигъмәтләрен табу белән бергә булган авыр-лык һәм хурлык; дөньядагы ялган, дөньяда тапканның тиз бетүе, түбән кешеләрнең күп булуы, дөньяның Аллаһ өчен бик түбән булуы.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

لَوْ كَانَتِ الدُّنْيَا تَعْدِلُ عِنْدَ اللَّهِ جَنَاحَ بَعُوضَةٍ ، مَا سَقَى كَافِرًا مِنْهَا شَرْبَةَ مَاءٍ

«Әгәр бу дөнья Аллаһ өчен черки канаты кадәр булса, Аллаһ кяфергә бер йотым су да бирмәс иде».514

الدُّنْيَا مَلْعُونَةٌ مَلْعُونٌ مَا فِيهَا إِلاَّ ذِكْرَ اللَّهِ وَمَا وَالاهُ أَوْ عَالِمًا أَوْ مُتَعَلِّمًا

«Аллаһыны искә алу, шуңа этәрүче эшләр, галим һәм гыйлем алучыдан кала бу дөнья һәм анда булган бөтен нәрсәләр ләгънәт кылынган».515

Ягъни, файдалы гыйлем, Аллаһыга омтылу, Аны искә алудан кала бу дөнья һәм анда булган бөтен нәрсә Алла-һыдан читләшкән.

4. Бу дөньяга салкын карау.

Аллаһының аятьләрен һәм Пәйгамбәрнең хәдисләрен укыгач, дөньяда читләшүче кешенең аңа карата нәфрәте тагын да арта. Аллаһы Тәгалә әйткән:

بَلْ تُؤْثِرُونَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا

.

وَالآخِرَةُ خَيْرٌ وَأَبْقَى 

«Ахирәт яхшырак һәм ышанычлырак булса да, сез бу тормышны артыграк күрәсез»516

قُلْ مَتَاعُ الدُّنْيَا قَلِيلٌ وَالآخِرَةُ خَيْرٌ لِمَنِ اتَّقَى 

«Әйт: «Бу дөньяның ләззәте тиз бетә, ә Ахирәт – тәкъвалар өчен иң яхшысы».517

فَلا تَغُرَّنَّكُمُ الْحَيَاةُ الدُّنْيَا وَلا يَغُرَّنَّكُمْ بِاللَّهِ الْغَرُورُ 

«Аллаһыга караган мәсьәләдә сезне дөнья тормышы кызыктырмасын һәм шайтан вәсвәсәләмәсен».518

وَفَرِحُوا بِالْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا فِي الآخِرَةِ إِلاَّ مَتَاعٌ 

«Алар дөнья тормышына шатланалар, ләкин Ахирәт белән чагыштырганда ул вакытлы ләззәт кенә».519

Җәбир бине Габдуллаһ сөйләгән: «Бервакыт Пәйгам-бәр галәйһиссәләм үзен сул һәм уң яктан әйләндереп ал-ган кешеләр белән базарда барганда колаклары киселгән үле кәҗә бәтиен күргән дә, аны күтәреп әйткән:

أَيُّكُمْ يُحِبُّ أَنَّ هَذَا لَهُ بِدِرْهَمٍ ؟ فَقَالُوا

:

مَا نُحِبُّ أَنَّهُ لَنَا بِشَيْءٍ ، وَمَا نَصْنَعُ بِهِ ؟ قَالَ

:

أَتُحِبُّونَ أَنَّهُ لَكُمْ ؟ قَالُوا

:

وَاللَّهِ لَوْ كَانَ حَيًّا كَانَ عَيْبًا فِيهِ لأَنَّهُ أَسَكُّ ، فَكَيْفَ وَهُوَ مَيِّتٌ ؟ فَقَالَ

:

فَوَاللَّهِ لَلدُّنْيَا أَهْوَنُ عَلَى اللَّهِ مِنْ هَذَا

«Моны кайсыгыз бер дирһәмгә сатып алырга тели?» Кешеләр: «Без аны бернинди акчага да сатып алырга те-ләмибез, без аның белән нәрсә эшлик соң?» – дигәннәр. Ул: «Сез аның үзегезгә булуын телисезме?» – дип сораган. Кешеләр: «Аллаһ белән ант итәбез, колаклары киселгән булганга күрә, без аны тере килеш тә аларга теләмибез. Ә үле килеш бөтенләй дә кирәк түгел», – дип әйткәннәр. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Аллаһ белән ант итәм, бу дөнья Аллаһы Тәгаләгә сезнең өчен әлеге кәҗә бәтие тү-бән булганнан да түбәнрәк!» – диде».520

Икенче хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай ди-гән:

وَاللَّهِ مَا الدُّنْيَا فِي الآخِرَةِ إِلاَّ مِثْلُ مَا يَجْعَلُ أَحَدُكُمْ إِصْبَعَهُ فِي الْيَمِّ فَلْيَنْظُرْ بِمَ تَرْجِعُ

«Аллаһ белән ант итәм, Ахирәткә карата бу дөньяның нинди икәнен белү өчен сезнең һәрберегез бармагын диң-гезгә тыксын һәм шуннан нәрсә чыгарганын карасын».521

Ягъни, дөнья Ахирәт белән чагыштырганда диңгез бе-лән чагыштыргандагы бармактагы су кебек.

5. Әлеге дөньяны шелтәләү билгеле бер вакыт һәм урын белән бәйле түгел.

Коръәндәге һәм сөннәттәге дөньяны шелтәләү вакыт ягъни Кыямәткә кадәр бер-берсен алыштырып килүче көн һәм төн белән бәйле түгел. Чөнки Аллаһы Тәгалә Үзен ис-кә алсыннар һәм Үзенә шөкер итсеннәр өчен аларны бер-берсен алыштыра торган итеп яраткан.

Әлеге шелтәләү урынга, ягъни Аллаһ яшәү урыны һәм түшәк итеп яраткан җиргә дә бәйле түгел.

Шулай ук, ул чәчүлекләр, агачлар, җирдәге тере зат-ларга да карамый. Чөнки болар барысыда Аллаһының Үз бәндәләренә күрсәткән нигъмәтләре. Ул нигъмәтләр фай-да китереп кенә калмыйча, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә дәлил дә булып торалар.

Бу шелтәләү кешеләрнең дөньяда кылган гамәлләренә карый. Чөнки аларның күбесе пәйгамбәрләр кушканга каршы килә. Аллаһы Тәгалә әйткән:

اعْلَمُوا أَنَّمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا لَعِبٌ وَلَهْوٌ وَزِينَةٌ وَتَفَاخُرٌ بَيْنَكُمْ وَتَكَاثُرٌ فِي الأَمْوَالِ

وَالأَوْلادِ كَمَثَلِ غَيْثٍ أَعْجَبَ الْكُفَّارَ نَبَاتُهُ ثُمَّ يَهِيجُ فَتَرَاهُ مُصْفَرًّا ثُمَّ يَكُونُ حُطَامًا 

«Белегез, бу дөнья – уен, күңел ачу, бер-берең ал-дында мактану, байлык туплау һәм балалар күплеге белән ярышлу. Болар барысы да үсемлек үстерүчеләрне шатлан-дыручы яңгырга тиң. Ул үсемлекләр әлеге яңгыр ярдәмен-дә барлыкка киләләр, ә аннары кибәләр. Аннан соң син аларны саргайган килеш күрәсең, аннары алар чүп-чарга әйләнәләр».522

Ибне Рәҗәп болай дигән: «Бу дөньяда кешеләр ике төркемгә бүленәләр:

Беренчесе: Аллаһының колларына бу дөньядан соң әҗер яки җәза өчен яратылганган Ахирәт бар икәненә ышанмаучылар. Алар турында Аллаһы Тәгалә әйткән:

إِنَّ الَّذِينَ لا يَرْجُونَ لِقَاءَنَا وَرَضُوا بِالْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَاطْمَأَنُّوا بِهَا وَالَّذِينَ

هُمْ عَنْ آيَاتِنَا غَافِلُونَ

.

أُولَئِكَ مَأْوَاهُمُ النَّارُ بِمَا كَانُوا يَكْسِبُونَ 

«Аның белән очрашуга өметләнмичә бу дөнья белән генә канәгатьләнүчеләргә, аңа гына өметләнүчеләргә, Без-нең могҗизаларыбызга игътибар итмәүчеләргә шул кыл-ган эшләре өчен ут сыену урыны булачак».523 Ул кешеләр-нең максатлары – бу дөньяны файдалану, әҗәл килгәнче аның белән ләззәтләнү.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

وَالَّذِينَ كَفَرُوا يَتَمَتَّعُونَ وَيَأْكُلُونَ كَمَا تَأْكُلُ الأَنْعَامُ وَالنَّارُ مَثْوًى لَهُمْ 

«...иман китермичә, бу дөнья белән ләззәтләнүчеләргә һәм хайваннар кебек ашаучыларга яшәү урыны ут була-чак!»524

Алар арасында дөнья нигъмәтләренең кайгы-хәсрәткә китергәнен күреп, кешеләрне алардан баш тартуга чакыр-ганнары бар. Ул кешеләр: «Бу дөнья белән бәйле булган саен, аннан баш тарту да авыррак булачак», – дип әйтәләр. Аларның дөньядан баш тартуы шуннан гыйбарәт.

Икенче төркемгә үлгәннән соң әҗер яки җәза өчен билгеләнгән Ахирәт бар икәненә ышанучылар керә. Алар пәйгамбәрләр билгеләгән дини кануннарга буйсыналар. Бу төркем кешеләре өч төрле була: үзләренә карата гадел-сез булучылар, уртачалар һәм Аллаһының рәхмәте белән изгелектә башкалардан алда булучылар.

Беренче төргә күпчелек кешеләр керә. Алар дөнья ләззәтләрен, байлыкларын тиеш булмаган юл белән таба-лар, аңа омтылалар. Ул зиннәтләр аларның төп максатла-рына әверелә. Андый бәндәләр уен-көлке, күңел ачу, бай-лык туплау белән шөгыльләнәләр. Аларның берсе дә бу дөньяның юлдагы тукталыш кына икәнен белми; Ахирәт-кә ышанса да, аңа әзерләнми.

Икенче төргә дөнья байлыкларын тиешенчә табучы, ләкин хәләл нәрсә белән кирәгеннән артык шөгыльләнүче керә. Ахирәттә моның өчен бернинди җәза алмаса да, аның дәрәҗәсе түбәнрәк булачак. Аллаһының Илчесе әйт-кән: 

إِذَا أَحَبَّ اللَّهُ عَبْدًا حَمَاهُ الدُّنْيَا كَمَا يَظَلُّ أَحَدُكُمْ بَحْمِي سَقِيمَهُ الْمَاءَ

«Әгәр Аллаһ бәндәне яратса, сезнең һәрберегез авыруны судан тыеп торган кебек, Ул да сезне бу дөньядан тыеп то-ра».525 Монда су авыруга зарар китерә торган очрак күз алдында тотыла). 

الدُّنْيَا سِجْنُ الْمُؤْمِنِ وَجَنَّةُ الْكَافِرِ

«Дөнья мөэ-мин өчен зиндан, кяфер өчен – җәннәт».526

Өченче төргә бу дөньяның нәрсәгә яратылганын аң-лаучы кешеләр керә. Алар Аллаһы Тәгалә бу дөньяга бән-дәләрен урнаштыруның, ләззәтләрен күрсәтүнең сәбәбе сынау икәнне беләләр. Җирне бәндәләрне сынау өчен зин-нәтләгән икәнен әйткәннән соң, ул боларның туктаячагын һәм юкка чыгачагын әйткән: 

وَإِنَّا لَجَاعِلُونَ مَا عَلَيْهَا صَعِيدًا جُرُزًا 

«Дөреслектә, Без аның өстендә булган бөтен нәрсәне үсемлексез чүлгә әйләндерәбез».527

Бу дөньяның ничек тәмамланасын белгән кеше үзенә Ахирәткә кирәк-ярак әзерли. Ә дөньядан ул мосафир сә-фәрендә канәгатьләнгән нәрсәләр белән канәгатьләнә. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

مَا لِي وَمَا لِلدُّنْيَا مَا أَنَا فِي الدُّنْيَا إِلاَّ كَرَاكِبٍ اسْتَظَلَّ تَحْتَ شَجَرَةٍ ثُمَّ رَاحَ وَتَرَكَهَا

«Минем бу дөньяда нинди эшем бар? Чынлыкта, мин монда агач күләгендә тукталып ял итүче, ә аннары аны ташлап китүче җайдак кебек».528

Моннан тыш, бу төркемгә дөньядан кирәк кадәр генә әйбер алучы да керә. Дөньядан баш тартучыларның күбесе шулай эшләгәннәр. Алар кайбер хәләл нәрсәләрне үзләре-нә вакыт-вакыт кына рөхсәт иткәннәр. Аллаһының Илчесе әйткән: 

حُبِّبَ إِلَيَّ مِنَ الدُّنْيَا النِّسَاءُ وَالطِّيبُ

«Бу дөньяда миңа ха-тын-кызларга һәм хушбуйларга мәхәббәт сеңдерелде».529

Гайшә анабыз:

نِعْمَتِ الدُّنْيَا لِمَنْ تَزَوَّدَ مِنْهَا لآخِرَتِهِ حَتَّى يُرْضِيَ رَبَّهُ عَزَّ وَجَلَّ


?


--25.html

--29.html

--30.html

--35.html

--4.html