©2018 Учебные документы
Рады что Вы стали частью нашего образовательного сообщества.

وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنْكُمْ وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَيَسْتَخْلِفَنَّهُمْ فِي الأَرْضِ

وَعَدَ اللَّهُ الَّذِينَ آمَنُوا مِنْكُمْ وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ لَيَسْتَخْلِفَنَّهُمْ فِي الأَرْضِ

كَمَا اسْتَخْلَفَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ وَلَيُمَكِّنَنَّ لَهُمْ دِينَهُمُ الَّذِي ارْتَضَى لَهُمْ

وَلَيُبَدِّلَنَّهُمْ مِنْ بَعْدِ خَوْفِهِمْ أَمْنًا يَعْبُدُونَنِي لا يُشْرِكُونَ بِي شَيْئًا


"Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселман-нарны Аллаһ җир өстендә хуҗа итәргә вәгъдә кылды, алардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кебек, һәм Үзе аларга риза булып биргән Ислам динен зәгыйфь-ләтмичә таза хәлендә сакларга вәгъдә кылды, дәхи дош-маннарыннан куркып яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды. Миңа гына гыйбадәт кыл-сыннар һәм Миңа һич кемне тиңдәш кылмасыннар",1 ди-гән вәгъдәсенә лаек һәм

إِنَّ

اللَّهَ

لا

يُغَيِّرُ

مَا

بِقَوْمٍ

حَتَّى

يُغَيِّرُوا

مَا

بِأَنْفُسِهِمْ

"Хакыйкатьтә Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтен үз-гәртмәс, хәтта, ул кавем үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы"2 ди-гән куркытулардан имин булырлар иде.

Коръән Кәрим хакыйкый иман китереп, изге гамәл кылучыларның һичкайчан үкенечтә калмаслыкларын вәгъ-дә итә.

Бәндәләр хакындагы нәсыйхәт аларга яхшылык те-ләүдән гыйбарәт булса да, үзе дөрес дип уйлаган һәрбер нәрсәне аларга тагу һәм китап сөйләгән булып утыру ти-ешле эш түгел. Чөнки бу кешенең дөрес дип уйлаган нәр-сәсе теге кеше каршында бөтенләй ялган дип игътикад кы-лына торган нәрсә булырга һәм яки дөрес дип игътикад ителсә дә, шул эш берәр төрле мәҗбүрлек сәбәпле ихты-ярсыз сурәттә кылынган булырга мөмкин. Шуның өчен нәсыйхәт дип башланган бу эш бөтенләй низаг, киселешү һәм дошманлашуга сәбәп булырга мөмкин. Бу эш "хак-лыкка, дөреслеккә васыять кылышу" булмый. Нәсыйхәт-тән элек гыйлем һәм яхшы холык кирәк. Гыйлемле, сабыр һәм әхлаклы кешеләр өчен нәсыйхәт юллары билгеле.

140

*

ذَنْبٌ

لاَ

يُغْفَرُ

وَ

ذَنْبٌ

لاَ

يُتْرَكُ

وَ

ذَنْبٌ

يُغْفَرُ

فَأَمَّا

الَّذِى

لاَ

يُغْفَرُ

فَالشِّرْكُ بِاللهِ وَ أَمَّا الَّذِى يُغْفَرُ فَذَنْبُ الْعَبْدِ الَّذِى بَيْنَهُ وَ بَيْنَ اللهِ عَزَّ

وَ

جَلَّ

وَ

أَمَّا

الَّذِى

يُتْرَكُ

فَظُلْمُ

الْعِبَادِ

بَعْضِهِمْ

بَعْضًا

*

"Бертөрле гөнаһ бар – ярлыканмас, бертөрлесе – игъ-тибарга алынмый калмас һәм бертөрлесе – ярлыканыр. Яр-лыканмый торган гөнаһ – Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш кылу, ярлыканырга мөмкин булган гөнаһ – бәндәнең үзе белән Аллаһы Тәгаләгә арасында булган (тиңдәш тотудан баш-ка) гөнаһ, игътибарсыз калмый торган гөнаһ – бәндәләр-нең бер-берсенә золым итүләре".

Аллаһыны инкарь итү дә ширек белән бер хөкемдә, бәлки аннан да зуррак гөнаһ. Рәсүлүллаһ заманында Гарә-бстан һәм Хиҗаз гарәпләре Аллаһыны инкарь итмиләр, бәлки аңа ширек кылалар иде. Шуның өчен Рәсүлүллаһ күбрәк вакытта ширек сүзен куллана.

Ширекнең өч төре була:

1. Яратучы да һәм яратылган нәрсәләр дә юк дип әй-тү.

2. Бу нәрсәләр бар, бөтен барлыкны Аллаһы Тәгалә вөҗүдкә китерде дип тә, илаһилыкта һәм илаһилык сый-фатларында Аның тиңдәше бар, дию.

3. Илаһияттә һәм аның үзенчәлекләрендә ширекне ин-карь итеп тә, гыйбадәт турысында Аллаһыга ширек кылу.

Бу өч ширекнең иң яманы әүвәлгесе, аннан соң икен-чесе булып, өченчесенең хөкеме бераз җиңелрәк.

Золым итү кешелеккә каршы бер эш икәнлеге мәгъ-лүм. Аллаһы Тәгалә залимнәр хакында:

وَلا تَحْسَبَنَّ اللَّهَ غَافِلاً عَمَّا يَعْمَلُ الظَّالِمُونَ إِنَّمَا يُؤَخِّرُهُمْ لِيَوْمٍ تَشْخَصُ فِيهِ الأَبْصَارُ

"Аллаһы Тәгаләне залимнәрнең эшләгән эшләреннән хәбәрсез дип уйламагыз һәм "ни өчен берәр төрле җәза күрсәтми?" дип борчылмагыз! Ул аларның җәзаларын бер көн өчен кичектерә ки, ул көндә куркудан күзләр урынна-рыннан чыгар",1 – дигән. Бу кайсы көн? Аның Кыямәт кө-не дә һәм дөньядагы бер дәһшәтле көн булуы да мөмкин.


141

*

الرَّاحِمُونَ

يَرْحَمُهُمُ

الرَّحْمَانُ

ارْحَمُوا

أَهْلَ

الأَرْضِ

يَرْحَمْكُمْ

مَنْ

فِى

السَّمَاءِ

*

"Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кешеләрне Аллаһы Тә-галә Үз рәхмәтенә лаек кылыр. Җирдә булганнарга мәр-хәмәт кылыгыз, күктә булган Зат Аллаһы Тәгалә сезгә мәрхәмәт кылыр".1


142

*

رَحِمَ

اللهُ

رَجُلاً

سَمْحًا

إِذَا

بَاعَ

وَ

إِذَا

اشْتَرَى

وَ

إِذَا

اقْتَضَى

*

"Саткан, сатып алган һәм бурычын сораган вакытта йомшак мөгамәләле кешегә Аллаһы Тәгалә рәхмәт кыл-сын!"2

Бурычны түләү турысында мәрхәмәтле булган кеше мондый хәер догага күптән туры килсә кирәк.

Хәдис шәриф бурычны сорамый торырга түгел, бәлки сораган вакытта йомшаклык һәм шәфкатьлелек белән со-рарга куша.

143

*

اَلرِّفْقُ

رَأْسُ

الْحِكْمَةِ

*

"Халыклар белән йомшак, мөлаем мөгамәләдә булу – хикмәтнең башы".

Чөнки шулар аркылы арада өлфәт-мәхәббәт туа, кы-енлык бетә. Имам Мөслим Гайшә анабыздан:

مَا

كَانَ

الرِّفْقُ

فِي

شَيْءٍ

إِلاَّ

زَانه

وَ

لاَ

نُزِعَ

مِنْ

شَيْءٍ

إِلاَّ

شَانَه

ُ

"Нәрсәдә, йомшаклык булса, ул йомшаклык аны зиннәтле кылыр, бу сыйфатның бер нәрсәдән китүе, аны хур кылыр",3 дигән хәдисне риваять кыла. Шуңа күрә йомшаклык хикмәтнең башы булуы үзеннән-үзе мәгълүм. Һәрхәлдә, йомшаклык, ихсан, мәрхәмәт сүзләренең мәгънәләрен яхшы аңларга һәм мәгънәләре белән гамәл кылырга тиешле. Кешеләрнең соңгы сулышлары якынлашканда һәм Хак Тәгалә хозу-рына хисаб бирер өчен барганда иң күп үкенгән нәрсә-ләре: "Ни өчен тагын да артыграк мәрхәмәтле булмадым, ни өчен халыклар белән йомшак мөгамәләне күбрәк кыл-мадым һәм ни өчен үземә йомшаклык белән мөлаемлы-лыкны гадәт итмәдем икән", – кебек сүзләрдән гыйбарәт булачак.

144

*

زُورُوا

الْقُبُورَ

فَإِنَّهَا

تُذَكِّركُُمُ

الآخِرَةَ

*

"Каберләрне зиярат кылыгыз! Ул сезгә ахирәтне исе-гезгә төшерер".1

Каберләрне зиярат кылуның төп сәбәбе – ахирәтне искә төшерү. Хәзрәти Госман кабер янына барып туктау белән елый башлар икән. Бервакыт: "Оҗмах белән тәмуг-ны искә төшергән вакытта еламыйсыз, кабер янында елый-сыз, моның сәбәбе нәрсәдә" – дип сорагач, хәзрәти Гос-ман: "Рәсүлүллаһтан, ахирәт сәфәренең иң әүвәлге урыны кабер, әгәр кабердә эшләр яхшы булса, аннан соңгысы ях-шы булыр, әгәр яман булса, аннан соңгылары бигрәк тә яман булыр, дип ишеттем, шул сүз хәтеремә төшү белән елыйм", – дип җавап биргән.2

Каберләрне зиярат кылу хакында башка хәдисләр дә бар. Шул ният белән каберләрне зиярат кылу шәригатькә муафыйк һәм саваплы эш. Зиярат кылган вакытта мәет һәм мәетләр өчен дога кылу да тиешле эш. Рәсүлүллаһ һәм сәхабәләр дә каберлекләрдә мәетләр өчен дога кыла-лар иде. Әмма, үлекләрдән ярдәм сорау һәм аларга сыену, алардан хаҗәт сорау өчен каберләрне зиярат кылу шәри-гать кушкан нәрсә түгел, бәлки Ислам шәригатендә тыел-ган бер эштер. Шуның өчен каберләрне зиярат кылу нияте белән ерак җирләргә сәфәр кылырга, изгеләр һәм әүлия-лар каберләренә барып торырга хаҗәт юк. Гыйбрәт алу һәм ахирәтне искә төшерү өчен зиярат кылырлык кабер-ләр һәр шәһәрдә һәм һәр авылда була. Рәсүлүллаһ бөтен гомерен өммәтен ширектән саклау юлында сарыф итте һәм шуңа иреште дә.

Каберләр ригая кылынырга һәм хөрмәтле тотылырга тиешле. Ләкин аларны ярдәм сорау урыны итү, ул җирләр-гә барып рөкугъ-сәҗдәләр кылу һәм кул кушырып, хөр-мәтләүне белдерүләр дөрес түгел. Моны һәрбер мөселман белергә тиеш.

Һәрхәлдә, бу хәдистән каберләрне зиярат кылырга кирәк икәнлеге аңлашыла. Рәсүлүллаһ үзе дә каберләрне зиярат кыла иде. Үз анасының каберен зиярат кылганда бик тәэсирләнеп елады һәм янында булганнарны да елат-кан иде.1

Рәсүлүллаһның каберләрне зиярат кылганда:

السَّلامُ

عَلَيْكُمْ

دَارَ

قَوْمِ

مُؤْمِنِينَ

وَإِنَّا

إِنْ

شَاءَ

اللَّهُ

بِكُمْ

لاحِقُونَ

"Тынычлык булсын сезгә, ий мөэминнәр кавеменең йорты, без дә, Ал-лаһ теләсә, сезнең белән тоташачакбыз",2 – дип әйткән-леге риваять кылына.

Каберләрне зиярат кылу турысында хатыннар белән ирләр бер хөкемдәме, түгелме? Хатыннарның каберләргә баруларын бер сыйныф галимнәр мәкруһ күрәләр. Кайбер-ләре бу мәкруһны хәрамга якын мәкруһ дисә, кайберләре хәрамнан ерак мәкруһ диләр.

Күбрәк галимнәр тыярга вакытлы сәбәпләр булмаса, ирләр кебек хатыннарның да зиярат кылулары дөрес һәм

لَعَنَ

اللَّهُ

زَوَّارَتِ

الْقُبُورِ

"Каберләрне зиярат кылучы хатын-нарга Аллаһ ләгънәт кылсын",3 хәдисе рөхсәт хәдисләрен-нән соң гамәлдә түгел", – диләр. Рөхсәт хәдисләренең бер-се имам Әхмәтнең Бәридә әл-Әсмәлидән күчергән

كُنْتُ

نَهَيْتُكُمْ

عَنْ

زِيَارَةِ

الْقُبُورِ

فَزُورُوهَا

وَلا

تَقُولُوا

هُجْرًا

"Мин сезне каберләрне зиярат кылудан тыйган идем, хәзер инде алар-ны зиярат кылыгыз, ләкин батыл һәм бозык сүзләр сөйлә-мәгез"1 хәдисе.

Рәсүлүллаһ Гайшә анабызга каберләрне зиярат кыл-ган вакытта укыр өчен догалар өйрәтүе2 һәм Фатыйманың һәр җомгада Хәмзәнең каберен зиярат кылуы3 һәм ахирәт-не искә төшерү хатыннар өчен дә кирәк эш булуы, зиярат кылуның хатыннар өчен дә дөреслегенә дәлил.

Нәтиҗә: бидгатьләр, кыланчыклану һәм ирләр белән катышудан һәм, гомумән, вакытлы сәбәпләрдән сәламәт булган вакытта каберләрне зиярат кылу турысында хатын-нар ирләр белән бер хөкемдә булырга тиешле. Әгәр бу эш яман эшләргә сәбәпче булса, ул вакытта хатыннарга да, ирләргә дә дөрес булмас.

145

*

اَلزُّهْدُ

فِى

الدُّنْيَا

يُرِيحُ

الْقَلْبَ

وَ

الْبَدَنَ

وَ

الرَّغْبَةُ

فِيهَا

تُكَثِّرُ

الْهَمَّ

وَ

الْحَزَنَ

وَ

الْبَطَالَةُ

تُقُسْيِ

الْقَلْبَ

*

"Дөньяда заһит булу күңелне һәм бәдәнне рәхәтлән-дерә. Дөньяга кызыгу кайгы-хәсрәтне арттыра. Ялкаулык күңелне каралта".

Заһит (дөньяга бирелмәү) малсыз, ярлы һәм дәрәҗә-сез булу дигән сүз түгел, бәлки дөньяга кызыкмау һәм үзен хәерле эшләрдән һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын эстәүдән мәшгуль кылмау дигән сүз. Шуңа күрә бер олы байның һәм иң югары дәрәҗә иясенең заһит булуы һәм бер ярлының һәм һичбер кадер һәм хөрмәте юк кешенең заһит булмавы мөмкин. Шуның өчен читтән карап берәү-нең заһитлеген яки заһит түгеллеген белү кыен. Шулай булса да, күренештәге билгеләргә карап, һәр кеше үзе ха-кында бер фикер йөртеп карарга юл бар. Бу билгеләр: 1) Бер нәрсәнең үзендә булуы өчен шатланмас, булмаганы өчен кайгырмас. 2) Үзен мактаучылар белән яманлаучы-ларны тигез күрер. 3) Аллаһы Тәгаләне сөюдән һәм Аңа гыйбадәт кылудан ләззәт табар.

Комсызлык һәм дөньяны сөюнең кайгы-хәсрәтләрне арттыруында шик-шөбһә юк. Моны һәркем белә.

Ялкаулык – вакытны, форсатны исраф итү дигән сүз. Малны исраф кылу яман эш булса, вакытны һәм форсатны исраф итү бигрәк тә яман эш. Малны табарга мөмкин бул-са да, әмма, әрәм булган вакыт һәм кулдан киткән форсат-ны кире кайтарып алып булмый. Дөньяда иң үкенечле сүз "Вакыт үтте" дигән сүздер. Кешеләр Кыямәт көнендә мал хисабын бирсәләр, вакыт хисабын да бирәчәк. Ихтимал, иң авыр нәрсә шул "вакыт" хисабын бирү булыр.

Ислам галимнәре тарафыннан язылган әхлак китап-лары аз ашау һәм аз йоклау хакында васыятьләр кылалар. Әлбәттә, аз ашау һәм аз йоклауның файдалары бик күп. Шул файдалардан берсе – игелекле эшләргә вакытның кү-брәк булуы.

Вакыт күп булса, ахирәт азыклары әзерләргә дә, дөнь-ядагы мәгыйшәт сәбәпләрен кылуга да җитә һәм һәр-бер-сеннән өлеш алырга мөмкин була. Халыклар гомер кыска-лыгыннан зарланалар һәм бертөрле эш эшли алмый калу-лары өчен ачыналар. Бу зарлану һәм ачыну урынлы түгел. Чөнки, вакыт бик күп, гомер бик озын, ләкин без бу ва-кытлар һәм гомерләрне файдасыз һәм мәгънәсез нәрсә-ләргә сарыф итәбез. Әгәр сарыф итә белеп сарыф итсәк, вакытның иркен һәм гомернең озын икәнлеген, хәтта, кү-зебез белән күргән булыр идек.

Дөрес, эш эшләү, акыл һәм бәдән хезмәтләре белән шөгыльләнү мәшәкатьсез түгел. Ләкин, һәрхәлдә, ялкау-лык һәм эшсезлек мәшәкатьләренә, ялкаулык һәм эшсез-лектән туган хәсрәтләргә күрә җинелрәк.

Зур дәрәҗәләргә күтәрелү, гыйлем һәм фазыйләт әһе-ле булу кебек эшләргә киртә булган нәрсә фәкыйрьлек тү-гел, бәлки ялкаулыктыр. Халык эшләгән һәм ризык артын-нан йөргән вакытта сузылып яту күңел каралыктан бул-мый нәрсәдән булсын!..

"Ялкаулык күңелне каралта" дигән сүз саф алтын бул-ган хикмәтле сүздер. Бу сүзне әгәр моннан мең ел элек бә-дәвиләр арасында туып-үскән һәм гомерен шулар белән үткәргән кеше сөйләгән булса, башка һичбер дәлил булма-ганда да, аның пәйгамбәрлеге өчен дәлил булырга ярар иде.

Хәдис шәрифтә заһит белән эшсезлекнең бер-берсенә каршы куелуы ялкаулык белән заһитнең берүк нәрсә тү-гел икәнлеген белдерү өчен. Ялкаулык бер нәрсә, заһит башка нәрсә.

Халык өстенә йөк булып тору һәм фатиха биреп йөрү-ләр заһитлектән, канәгатьле булудан түгел, бәлки эш сөй-мәү һәм җиңел юл белән мал табу өчендер. Һәркем үз ри-зыгын үзе табарга тырышмавы һәм туксан кешенең ун ке-ше өстендә йөк булып яшәве сәбәпле милләтебез һаман алга китә алмый.


146

*

اَلسَّاعِى

عَلَى

الأَرْمَلَةِ

وَ

الْمِسْكِينِ

كَالْمُجَاهِدِ

فِى

سَبِيلِ

اللهِ

أَوِ

الْقَائِمِ

اللَّيْلَ

الصَّائِمِ

النَّهَارَ

*

"Тол хатыннарга һәм мескеннәргә ярдәм юлында йө-рүчеләр – Аллаһ юлында сугышучылар яки кичләрен гый-бадәт белән үткәреп, көндез ураза булучылар хөкемендә".1

Шундый гаҗиз кешеләргә ярдәм итү турысында хәзер хәйрия җәмгыятьләре оештыру ысулы чыкты. Бу җәмгы-ятьләр хәер эшләрне бергәләп эшләүдән гыйбарәт. Берсе акча бирсә, икенчесе тән хезмәте белән ярдәм итәргә мөм-кин булганлыктан "мохтаҗларга бик ярдәм кылыр идем дә, ләкин байлыгым юк" яки "акча бирер идем, әмма үзем-нең алар артыннан йөрергә вакытым юк" дип акланырга урын юк.

147

*

سِبَابُ

الْمُسْلِمِ

فُسُوقٌ

وَ

قِتَالُهُ

كُفْرٌ

*

"Мөселманны сүгү – фасыйклык, үтерү – көферлек ".1

Фасыйк – Аллаһы Тәгаләгә итәгатьсез кеше.

Рәсүлүллаһ мөселманнарның бер-берләренә ригаяле, шәфкать һәм мәрхәмәтле булулары хакында бик күп нә-сыйхәтләр, кисәтү һәм куркытулар сөйләгән булса да, үз кардәшләреннән һәм үз диндәшләреннән мөселманнар ка-дәр җәбер-җәфа күргән бер милләт тә барлыгы мәгълүм түгел. Бөтен Ислам тарихы кан түгелү хәбәрләреннән гый-барәт булып, түгүчеләр дә, түгелүчеләр дә үз дин кардәш-ләре булган мөселманнар иде.

Тугрылыклы хәлифәләрдән соң мөселманнар үзләре теләгәнчә эш йөртүче хәлифәләр, тәкәббер әмирләр кул астында калдылар. Алар халыкларның җаннары һәм кан-нары, абруй һәм намуслары, гаилә һәм маллары белән уй-надылар. Алар каршында закон да, шәригать тә юк иде!..
*

148

سَبْعَة

ٌ

يُظِلُّهُمُ

اللهُ

فِي

ظِلِّهِ

يَوْمَ

لاَ

ظِلَّ

إِلاَّ

ظِلُّهُ

إِمَامٌ

عَادِلٌ

وَشَابٌّ

نَشَأَ

فِي

عِبَادَةِ

اللهِ

وَرَجُلٌ

قَلْبُهُ

مُعَلَّقٌ

فِي

المَسَاجِدِ

وَرَجُلانِ

تَحَابَّا

فِي

اللهِ

اجْتَمَعَا

عَلَيْهِ

وَتَفَرَّقَا

عَلَيْهِ

وَرَجُلٌ

دَعَتْهُ

امْرَأَةٌ

ذَاتُ

مَنْصَبٍ

وَجَمَالٍ

فَقَالَ

: "

إِنِّي

أَخَافُ

اللهَ

!

"

وَرَجُلٌ

تَصَدَّقَ

بِصَدَقَةٍ

فَأَخْفَاهَا

حَتَّى

لاَ

تَعْلَمَ

شِمَالُهُ

مَا

تُنْفِقُ

يَمِينُهُ

وَرَجُلٌ

ذَكَرَ

اللهَ

خَالِياً

فَفَاضَتْ

عَيْنَاهُ

*

"Жиде төрле кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә – Үз күләгәсеннән башка күләгә булмаган көндә – Үзенең рәхмәт күләгәсе астына кертер. Шуларның беренчесе – га-дел имам, икенчесе – Аллаһы Тәгаләнең гыйбадәтендә үс-кән егет, өченчесе – калебе мәчетләргә бәйле кеше, дүр-тенчесе – Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсе белән дус бул-ган ике кеше, бишенчесе – дәрәҗәле һәм матур хатын та-рафыннан зинага чакырылган вакытта: "Мин Аллаһы Тә-галәдән куркам!"– дип, шул хатынның чакыруын кире как-кан ир, алтынчысы – хәтта, уң кулы биргәнне сул кулы бе-лә алмаслык итеп, яшерен рәвештә садака бирүче кеше, җиденчесе – Аллаһы Тәгаләне аулакта зекер итеп, күзләре яшь белән тулган кеше».1

Рәсүлүллаһ тарафыннан сөйләнгән бу сүзләр бу кеше-ләр өчен бик зур сөенеч. Хакыйкатьтә дә, монда зекер ителгән кешеләр шул сөенечле вәгъдәләргә лаеклы. Чөнки адәм балалары гәүдә һәм шул гәүдәнең кисәкләре кебек булганлыктан, җир йөзендә булган нәрсәләрдән һәм та-бигать җимешләреннән файдалану һәм зарарлардан сакла-ну турысында һәрберсенең хакы бертигез.

Гадел имам (җитәкче) – шушы кагыйдәне аңлаган һәм халык хакында шуны төп канун итеп тоткан була. Халык арасында тигезлек кылу һәм зарар-файдалары уртак булу-ның бик тиешле эш икәнлеге һәм шундый эшне кылучы кеше бик зур хөрмәт күрергә һәм аерылып торырга лаеклы икәнлеген һәркем үз акылы белән белсә кирәк.

Яшь вакытта – нәфес һәм тәндәге көчләр кәмаләткә җиткән һәм һәртөрле максатларга ирешергә җиңел булган бер вакытта – яшь кешенең гыйбадәт белән шөгыльләнүе, аның Аллаһы Тәгаләне чын тану белән тануына һәм үзен Аның колы итеп белүенә дәлилдер.

Мәчетләрдә булган вакытта адәм баласы бозык эш-ләрдән тыелып тора. Күңеле һәрвакыт мәчеткә баглану шул адәмнең пакьлегенә дәлил була.

Дус булышу – иттифакъ һәм өлфәтнең иң мөһим сә-бәпләреннән. Аллаһ өчен дус булучылар бу иттифакъ һәм өлфәтнең нигезен салган булалар.

Матур хатынның чакыруын кабул итмәү – гөнаһның зарарын аңлау, Аллаһы Тәгалә ризалыгына хилаф эштән саклануның кыйммәтен белү һәм Аллаһыдан куркуның нәтиҗәсе.

Яшерен садака бирү – бөтен өметне Аллаһы Тәгаләгә баглауга, җәзаны аннан гына күрүне һәрнәрсәдән алда то-туга дәлил.

Аллаһы Тәгаләне аулакта зекер кылып, елау – күңел нечкәлегенә һәм ихлас белән бәндәчелек кылуның бил-гесе.

Бу зекер ителгән кешеләрнең һәрберсе олы хөрмәткә лаек.

149

*

سَلْ

رَبَّكَ

الْعَافِيَةَ

وَ

الْمُعَافَاتِ

فِى

الدُّنْيَا

وَ

الآخِرَةِ

فَإِذَا

أُعْطِيتَ

الْعَافِيَةَ

فِى

الدُّنْيَا

وَ

أُعْطِيتَهَا

فِى

الآخِرَةِ

فَقَدْ

أَفْلَحْتَ

*

"Раббыңнан дөнья-ахирәт сәламәтлеген сора, чөнки котылу шунда".1

Дөньяда сәламәтлек кадәр зур нигъмәт булмаса ки-рәк. Моны һәркем үзе белергә тиешле. Исәнлектән башка булган нигъмәтләр гомуми булмый, бәлки бер кеше кара-вында нигъмәт булып та, икенче бер кеше каравында нигъмәт саналмаска мөмкин. Фәкыйрь кешедән: "Үзеңне кайсы вакытта бәхетле дип беләсең?" – дип сорасалар, һич шөбһә юк: "Үземә җитәрлек акчам булган көндә!.." – дип җавап бирәчәк. Шуңа күрә Европа падишаһлары иң бәхет-ле кешеләрдән булу лязем килә. Хәлбуки, Европада иң бай һәм олуг падишаһлардан берсе үзенең хәтер дәфтәренә үз кулы белән бу сүзләрне язган диләр: "Өстемә фарыз бул-ган рәсми хезмәтем булмаса һәм мине халыклар хаким сыйфаты белән олугламасалар, ярыш мәйданнарына гади бер кеше кебек барып-килеп йөрсәм һәм кайда барып, кай-дан килгәнемне газеталар язмасалар, рәхәтләнеп хикәя ки-таплары укып утырсам һәм хатыным, балаларым янымда тезелешеп утырганнары хәлдә уйнап-көлеп сөйләшеп утырсам, үземне бәхетле санар идем".

Хәлбуки, монда язылган хәлләр бик күп кешеләрдә булса да, алар үзләрен бәхетле санамыйлар, яки үзләренең бәхетле булуларын хәтерләренә дә китермиләр, читтән тәнбиһ итүче булса да, бәхетле булуларын танымыйлар. Әмма сәламәтлек бу рәвештә түгел. Халыклар аның нигъ-мәт, бәхет икәнлеген беләләр һәм таныйлар.

Адәм балалары өчен сәламәтлек иң зур нигъмәт бу-лып, аның кадере күп вакытта берәр төрле чир килгәннән соң гына беленә. Шуның өчен бу нигъмәтнең кадерен авы-ру килмәстән элек белергә һәм сәламәтлекне саклау ка-гыйдәләренә каршы эшләр эшләүдән һәрвакыт сакланырга тиешле. Бу кагыйдәләргә ригая итмәү сәламәтлек нигъмә-тенә көфран кылу була. Сәламәтлекне саклау кагыйдә-ләрен ригая итүче гаиләләрдә гомерләрнең озын, вафат-ларның башкаларга күрә азрак булуы тәҗрибәләр аркылы мәгълүм. Сәламәтлекне саклауның әһәмияте һәм файдасы табиблар файдасыннан да артык. Чөнки кеше табибка авырса гына бара. Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен һәр-бер кеше өйрәнергә һәм үзенең тормышын шуның белән алып барырга тиеш.

Бу хәдистәге "сәламәтлек" сүзеннән мәгънәви сәла-мәтлек тә аңлашылырга мөмкин. Бу вакытта Рәсүлүллаһ көнчелек, ачу, тәкәбберлек кебек күңел хасталыкларыннан сәламәт булуны да сорарга кушкан була.

150

*

سَلُوا

اللهَ

عِلْمًا

نَافِعًا

وَ

تَعَوَّذُوا

بِاللهِ

مِنْ

عِلْمٍ

لاَ

يَنْفَعُ

*

"Аллаһы Тәгаләдән файдалы гыйлем сорагыз һәм Аңа файдасыз гыйлемнән сыеныгыз!"1

Рәсүлүллаһ гыйлемне файдалы һәм файдасыз исемен-дә икегә аерып, берсен Аллаһы Тәгаләдән сорарга һәм икенчесеннән сыенырга боерган. Шуңа күрә һәр гасырда һәм һәр өлкәдә мөселманнар үзләре өчен нинди гыйлем-нәр файдалы һәм нинди гыйлемнәр файдасыз икәнлеген тикшереп торырга, мәдрәсә программаларын шуңа ярак-лаштырырга, шәкертләрнең гомерләрен мәгънәсез урынга әрәм итүдән сакларга тиешләр. Чөнки кайбер гасырда һәм кайбер мәмләкәт өчен файдалы булган кайбер гыйлемнәр икенче бер мәмләкәттәге һәм башка гасырдагы халыклар өчен файдасыз, бәлки зарарлы булырга һәм кайбер заман-нарда зарарлы саналган гыйлемнәр икенче бер гасырда файдалы булырга мөмкин. Ләкин без Ислам дөньясында мәктәп һәм мәдрәсәләр өстендә шундый бер карап-тик-шереп тору оешмасының барлыгын белмибез. Бу хәдиснең хөкеменә күрә һәр мәктәп һәм һәр мәдрәсә хозурында гыйлемнәрнен һәм дәрес китапларының файдалы-файда-сызларын тикшереп тору өчен гыйльми оешма булырга ти-еш.

Әгәр Рәсүлүллаһ тарафыннан бер нәрсәне сорарга һәм икенче нәрсәдән сыенырга кушып, әмер булган булса, шулар хакында гамәли җәһәттән тырышу лязем икәнлеге үзеннән-үзе мәгълүм.


151

*

الشَّبَابُ

شُعْبَةٌ

مِنَ

الْجُنُونِ

وَالنِّسَاءُ

حِبَالَةُ

الشَّيْطَانِ

*

"Яшьлек – диваналыктан бер ботак. Хатыннар – шай-тан аулары".

Яшьлек – диваналыктан бер өлеш булганлыктан, кай-бер вакытта яшь кешенең кайбер хаталыкларын аклап та булырга мөмкин. Әмма картларны аклап булмас.

Хатыннарга "шайтан авы" дигәннән максат, шайтан үзе аздыра алмаган кешеләрне хатыннар аркылы аздыра димәк.

Хатыннарның мәкерләре һәм хыянәтләре, амәнәтчел һәм вафалы булулары хакында вакыйгалар, маҗаралар бик күп. Болар иске һәм яңа китапларда, газета-журналларда һәм башка әсәрләрдә күп языла.

Бездә берәүләр хатыннардан зарлануны үзләренә гадәт итеп алдылар. Болар хатыннар һәм яшьләрнең бозы-луларын Рәсәйдә хөррият игълан ителгәннән соң булды дип күрсәтәләр һәм шуннан элеккеге вакытларны һичбер гөнаһсыз дәверләр, бигрәк тә, Ислам мәмләкәтләрен фә-рештәләр дөньясы дип уйлыйлар. Белүләре ерак китмәгән һәм хөррият дәвереннән элекке тарихларны белмәгән сә-бәпле, әлбәттә, аларны аклап була. Әмма дөресе – дөнья бүген ничек булса, хөррияткә кадәр дә шулай иде, Ислам мәмләкәтләрендәге мөселманнар бүгенге Рәсәй мөселман-нарыннан күрә бәхетле түгел иделәр.

Хәнәфиләрнең казыйларыннан һәм үз гасырында Ми-сыр галимнәренең мәшһүр галимнәреннән булган Бәдрет-дин Мәхмүт бине Әхмәт әл-Гайни хәзрәте Гайшә анабыз-ның:

لَوْ أَدْرَكَ رَسُولُ اللَّهِ مَا أَحْدَثَ النِّسَاءُ لَمَنَعَهُنَّ الْمَسْجِدَ

"Әгәр дә Ал-лаһының Илчесе бүген хатын-кызлар нәрсәләр уйлап чы-гарганнарын күрсә, ул аларны мәчеттән тыяр иде", дигән сүзенең шәрхендә бу рәвештә бер мәкалә яза: "Әгәр Гай-шә анабыз безнең заманыбыз хатыннары тарафыннан уй-лап чыгарылган бидгатьләрне, яман эшләрне күрсә, хатын-нарны мәчеткә йөрүдән, әлбәттә, тыяр иде. Бигрәк тә, без-нең Мисыр мөслимәләре бик бозылдылар. Алар читләре алтын һәм энҗеләр белән чигелгән ефәк киемнәр кияләр, баш киемнәре алтын һәм көмеш, энҗе һәм якутлар белән тукылган ефәк нәрсәләр була, күлмәк җиңнәре бик киң, итәкләре ике-өч аршин кадәр җирдән сөйрәлеп йөри, бо-ларның күлмәкләреннән үлчәү белән тегелгән вакытта өч күлмәк чыгачак (хәзерге заманда да хатыннарның күлмәк-ләре тарлыктан, итәкләре һәм җиңнәре юкалыктан зарла-налар һәм "өч хатын күлмәген бергә кушсаң, бер күлмәк я чыгар, я чыкмас" диләр). Кыйммәтле киемнәр киеп, хуш-буйларга гарык булып, ирләр белән тыгызлашып һәм һава-ланып базарларда йөриләр, күбесенчә битләре ачык һәм пәрдәсез була, ишәккә атлансалар, җиңнәре ике яктан асы-лынып төшә һәм җирдән сөйрәлеп баралар. Нил елгасында ирләр белән көймәдә йөриләр, ирләр хозурында кычкы-рып җырлыйлар, болар инде ирләрнең муеннарына менеп атландылар, аларны теләсәләр нишләтәләр. Кайбер хатын-нар хәрам нәрсәләр саталар, ирләр белән хатыннар ара-сында яучылык итәләр, урамнарда ирләрне аулап йөриләр. Кайбер хатыннар багучылык, имтом итеп халыкларны ал-дыйлар, сихерчелек кылалар, кибетләрдә утырып сәүдә итәләр, араларында ялланып уен уйнаучылар һәм җырлап йөрүчеләр дә бар. Кыскасы, боларның шәригатькә сый-мый торган эшләрен сөйләп бетерерлек түгел. Гайшә ана-бызнең сүзе бик дөрес, хәлбуки, Гайшә анабызның бу сүзе белән Рәсүлүллаһ заманы арасы бик якын иде. Әмма безнең заманыбыз белән Гайшә анабыз заманы арасында бик күп вакыт бар".1

Бу сүзләрне сөйләүче Гайни хәзрәтләре Мисыр шәһә-рендә 855 һиҗри, 1451 милади ел белән зөлхиҗҗә аенда вафат булганлыктан, 1323-1905 нче елдан соңгы хәлләрне түгел, бәлки моннан 500 ел элек булган хәлләрне һәм Рә-сәй мөселманнарының хатыннарын түгел, бәлки Мисыр мәмләкәтендә һәм Ислам хөкүмәтенең бишегендә, дин га-лимнәре хозурларында яшәүче хатыннарны сөйли.

Хатыннарны мактар өчен дә, яманнар өчен сүз күп. Ләкин бу эшләрдән гомуми һәм өлешчә бер хөкем чыгару авыр. Ирләрнең яхшылары һәм яманнары булган кебек, хатыннарның да яхшылары һәм яманнары булырга мөм-кин. Мәгәр хыянәт, ихтимал, хатыннарда күбрәк булса бу-лыр. Ләкин бу гаеп хатыннарның үзләреннән бигрәк ир-ләрдәдер. Чөнки хатыннарның тәрбияләре ирләр өстендә, әгәр шул бурыч яхшы үтәлсә, табигый ки, хатыннар да ях-шы булып җитешерләр. Бөтен хикмәт тәрбиядә. Яхшы ка-ралмаган агачтан яхшы җимеш хасил булмаса, яхшы тәр-бия бирелмәгән хатыннардан да фазыйләтле һәм инсафлы хатыннар җитешүне ничек көтәргә кирәк?

Хәдис шәрифнең заһире хәбәр бирү булса да, максат – хатыннарны шайтан аулары итеп тотудан тыю.


152

*

شِرَارُ

النَّاسِ

شِرَارُ

الْعُلَمَاءِ

فِي

النَّاسِ

*

"Иң яман кешеләр – явыз галимнәр".

Чөнки явыз галимнәр белә торып, гөнаһ кылалар, бе-лә торып гөнаһ кылучылар исә, белмичә гөнаһ кылу-чыларга караганда яманрак. Хәдисләрдә бәян ителгәнчә, явыз галимнәр шундый затлар: 1) Гыйлемнәре белән гамәл кылмаучылар. 2) Гыйлемнәрен явыз нияттә һәм дөньяви максатлар өчен кулланучылар. 3) Галимнәр алдында мак-таныр һәм наданнар белән җиңешер һәм мәҗлесләрдә рә-ис булып утырыр һәм халыкларның йөзләрен үзләренә ка-ратыр өчен гыйлем алучылар. 4) Аллаһы Тәгаләнең риза-лыгы ният ителмәгән хәлдә гыйлем алучылар. 5) Күз буяу-чы һәм монафыйклар. 6) Башкалардан көнләшүчеләр. 7) Мөселманнарның иманнары һәм гакыйдәләре белән шая-ручылар. 8) Мохтаҗ һәм лаеклы кешеләр булган вакыт-ларда бар гыйлемнәрен яшерүчеләр. 9) Кешеләрне хурлау-чылар. 10) Бар гыйлемнәрен юкка чыгаручылар. 11) Гый-лемнәре сәбәпле үзләре турында яхшы уйлаучылар. 12) Кешеләрне яхшылыкка боерып, яманлыклардан тыеп та, шул боерган һәм тыйган нәрсәләр белән үзләре гамәл ит-мәүчеләр. 13) Дин исеме белән дингә һәртөрле бидгать-хорафәтләр кертүчеләр. 14) Дәрвишләр һәм заһитләр ки-еме киеп гыйбадәт кылсалар да, яман уй, гайбәт һәм сүз йөртү кебек әхлаксызлыкларны үзләренә гадәт итүчеләр һ. б.

Явыз галимнәр җөмләсенә кермәс өчен иң соңгы чик – гыйлемен мал җыярга һәм мәртәбәгә менәр өчен корал итмәү һәм Ислам милләтенә аю хезмәте кылмау.

Имам Бохари:

إِنَّ اللَّهَ لا يَقْبِضُ الْعِلْمَ انْتِزَاعًا يَنْتَزِعُهُ مِنَ الْعِبَادِ وَلَكِنْ يَقْبِضُ الْعِلْمَ بِقَبْضِ الْعُلَمَاءِ حَتَّى

إِذَا لَمْ يُبْقِ عَالِمًا اتَّخَذَ النَّاسُ رُؤُوسًا جُهَّالاً فَسُئِلُوا فَأَفْتَوْا بِغَيْرِ عِِلْمٍ فَضَلُّوا وَأَضَلُّوا

"Аллаһы Тәгалә гыйлемне бер юлы бәндәләрнең кү-ңелләреннән суырып алмый, бәлки галимнәрне вафат ит-тереп тора, хакыйкый галимнәр калмаганнан соң халыклар надан адәмнәрне үзләренә башлык итеп куялар һәм шу-лардан шәригать хөкемнәрен сорыйлар. Гыйлемнәре бул-маган хәлдә биргән фәтвалары сәбәпле бу наданнар үзләре дә адашалар, башкаларны да адаштыралар",1 дип риваять иткән хәдистәге надан рәисләр дә шул явыз галимнәр җөмләсенә керсәләр кирәк. Хакыйкатьтә бу рәисләр галим булмасалар да, халык каршында галим булып хисапла-налар һәм хәләл белән хәрам хакында фәтва биреп тора-лар.


153

*

شَرُّ

مَا

فِي

رَجُلٍ

شُحٌّ

هَالِعٌ

وَجُبُنٌ

خَالِعٌ

*

"Кешеләрдә булган иң яман сыйфатлар: саранлык һәм гадәттән тыш куркаклык".2

Бу нәрсәләрнең бозык холык икәнлеге хакында дәлил китерергә хаҗәт юк, чөнки һәркемнең үз тәҗрибәсе белән мәгълүм.

Сараннарның бер төре гомуми хаҗәтләр һәм яхшы эшләргә садака һәм ихсан кылу турысында саран булсалар да, үзләре өчен акчаларын кызганмыйлар. Әмма, икенче бер төре үзләре өчен дә, башкалар өчен дә һич акча чыга-рырга атлыгып тормыйлар. Боларның бөтен эшләре – һәр-вакыт акча санап утыру һәм ничек кенә булса да бер сум-ны ике сумга әйләндерү. Саранлыкның иң яманы шул икенчесе. Чөнки беренче төрдәге сараннар үзләреннән кызганмаганлыктан базардан нәрсәләр алалар һәм үз ки-рәкләре өчен булса да акчаларын чыгаралар. Базар халкы бу мөгамәләдән азмы-күпме файда күрә. Әмма икенче төр сараннар печән өстендә яткан эт шикелле бөтен эшләре акчаны саклап тотудан гына гыйбарәт. Ләкин бу хәдис шә-рифтәге саранлыкка бу ике төрнең һәр икесе керә.

Акыл яки шәригать каршында сөйләү һәм нинди дә булса берәр төрле хәрәкәт итү һәм ризалыксызлык күрсә-тү лязем булган урында авыз йомып калу һәм үзенең хакы кирәкмәгән урынга китү ихтималы булганда үзенең хакын таләп итмәү куркаклыктыр.

Безнең куркак булуыбызның сәбәбе – безне яшь бала вакытларыбызда әдәп исеме белән куркаклыкка өйрәтүлә-ре. Хакыйкатьтә әдәп белән куркаклык бер-берсеннән башка нәрсәләр булып, әүвәлгесе адәм баласы өчен кәма-ләт, ә соңгысы бу хәдис шәрифтә әйтелгәнчә, бик зур ким-челек. Балаларны хөрмәтле адәмнәр хозурына чыгармау һәм аларның мәҗлесләренә кертмәү, алар белән сөйләш-термәү һәм аларны җен-пәриләр, бичура, су анасы һәм йорт иясе кебек нәрсәләр белән куркытулар сәбәпле алар куркак булып үсәләр.

Куркаклык эш кешесе булу, үзенә һәм башкаларга файда китерү һәм иҗтимагый хезмәтләр итү юлында зур киртә булып тора. Дөньяда зирәк кешеләр һәм гыйлемле адәмнәр бик күп булалар, ләкин хезмәтләре күренми, үз-ләре өчен дә, башкалар өчен дә нәтиҗәләре юк. Әгәр мо-ны тикшереп каралса, күбрәк шул кешеләрнең куркак-лыклары сәбәп булуы ачыклана. Дөнья көтү һәм файдалы эшләр эшләр өчен бер гайрәт кенә җитми, бәлки эшкә яраклы булу да кирәк. Ләкин куркак кешеләрдә бу нәрсә булмый, булса да үзе белән генә эш чыкмый. Дөньяда ке-ше булып тору һәм үз вазифасын үтәү өчен икесе дә булу кирәк. Боларның берсе генә булмаса да, ул кешенең ку-лыннан эш килми.

Дөньяның мәшһүр эшлеклеләре, иҗтимагый һәм әдә-би инкыйлаб ясаучылары, һәрберсе шул мәзкүр ике сый-фатны үзләрендә булдырган кешеләр.

Мөлаем булу һәм өй эшләрен яхшы алып бару хатын-нар өчен мактаулы һәм кыйммәтле кәмаләт булса, ирләр өчен кыйммәтле кәмаләт һәм мактаулы сыйфат "җәса-рәт"тер. "Җәсарәт" җитез булу, искә төшү белән сикереп торып эшкә керешү түгел, бәлки әтрафын фикерләп, һәр-нәрсәне үлчәп эшләү, бөтен шартлары килеп беткәннән соң форсатны үткәрмичә керешү дигән сүз. Бу форсат ки-леп җиткәннән соң төрле хыяллар белән куркып тору яки ялкауланып яту "гадәттән тыш куркаклык"тыр.

154

*

شَرُّ

النَّاسِ

الْمُضَيِّقُ

عَلَى

أَهْلِهِ

*

"Иң явыз кеше – үзенең гаиләсенә гадәттән тыш ты-гызлык кылучы кеше".

Дөньяда яшәүче милләтләр һәм төрле-төрле кавемнәр гаиләләрдән гыйбарәт булып, бер милләт һәм кавемнең диндарлык һәм әхлак турысындагы мизаны һәм көзгесе га-иләләрдер. Шуның өчен гаиләнең тереклеге һәм гаилә тәр-биясе хакында бик игътибарлы булырга тиешле.

Без мөселманнарда ир белән хатын арасындагы мөнә-сәбәт хуҗа белән хезмәтче арасындагы мөнәсәбәттән күп аерылмый. Ир үзен теләсә ни эшләргә хакы булган хуҗа, ә хатынын ышанычсыз бер хезмәтче кебек итеп тота. Ире-нең шушы игътикадына кайвакыт хатын үзе дә сәбәпче була. Хәлбуки, Ислам шәригатендә дөньяда "теләсә ни эшләү"гә хаклы булган бер генә кеше дә юк.

Гаилә башлыгы булган ир белән хатын мөнәсәбәте һәр ике тарафтан фида ителгән дуслык һәм мәхәббәттән гыйбарәт булырга һәм аралары да иптәшләр һәм дусларча булырга тиеш. Юкса, ир белән хатынга "гаилә" дигәнгә күрә, хуҗа белән хезмәтче дип әйтү дөресрәк була. Хуҗа белән хезмәтчеләр арасында булган балаларның яхшы тәрбия күрүләре мөмкин түгел.

Ире өйгә керү белән хатын куркырга, калтыранырга, балалар анда-монда качарга керешсәләр һәм чыгып китүе белән хатын иркен сулыш алып шатланырга, балалар да рәхәтләнеп уйнарга керешсәләр, шул ирнең явыз кеше икәнлегендә шөбһә юк.

Гаилә төзек булуга беренче сәбәп – ир кеше үзенең хатынын үзенә иптәш һәм үзе юк вакытта үзе урынында хуҗа дип белү һәм өй идарәсен бөтенләй аңа тапшыру.

155

*

صَاحِبُ

الدَّيْنِ

مَغْلُولٌ

فِي

قَبْرِهِ

لاَ

يُفَكِّهُ

إِلاَّ

قَضَاءُ

دَيْنِهِ

*

"Бурычлы булып вафат булган кеше каберендә богау-ланып торыр, бу богаудан аны бурычын түләү генә азат итәр".

Ягъни, бурычлы хәлдә вафат булучы кеше гел җавап астында була. Моннан котылу өчен мәетнең якыннары һәм варислары бурыч хуҗаларын ризалатырга тиешләр. Ләкин мондый хезмәтне аларга калдырып киткәннән күрә һәркем үз эшен үзе бетерү һәм үзе тәмам кылу яхшы.

إِنَّ أَعْظَمَ الذُّنُوبِ عِنْدَ اللَّهِ أَنْ يَلْقَاهُ بِهَا عَبْدٌ بَعْدَ الْكَبَائِرِ

الَّتِي نَهَى اللَّهُ عَنْهَا أَنْ يَمُوتَ رَجُلٌ وَعَلَيْهِ دَيْنٌ لا يَدَعُ لَهُ قَضَاءً

"Аллаһы Тәгалә тыйган зур гөнаһлардан соң иң зур гөнаһ – бурычын түләргә мал калдырмыйча үлеп китү".1


156

*

الصَّبْرُ

عِنْدَ

الصَّدْمَةِ

الأُولَى

*

"Чын сабырлык – кайгының иң әүвәлге килгән вакы-тында сабыр итү".2

Әгәр адәм баласы кайгы-хәсрәтнең иң элек килеп бә-релгән вакытында түзсә һәм үз-үзен тотып калса, үзен күндерүе һәм юатуы сәбәпле кайгыны җиңел үткәрә. Шу-ның өчен "сабыр" дип кайгы-хәсрәтнең иң әүвәл килеп су-гылган сәгатендә түзүгә әйтелә. Сабыр хакында вәгъдә кылынган саваплар да шунда гына була. Мәгәр күңелнең сызлануы, күзләрдән яшь чыгуы сабырга хилаф түгел. Чөнки бу нәрсәләр хакында бәндәләр ихтыярсыз.

Ибраһим исемле улы вафат булгач Рәсүлүллаһның елавы һәм:

إِنَّ الْعَيْنَ تَدْمَعُ وَالْقَلْبُ يَحْزُنُ وَلا نَقُولُ إِلاَّ مَا

يرْضى رَبَّنَا وَإِنَّا بِفِرَاقِكَ يَا إِبْرَاهِيمُ لَمَحْزُونِينَ

"Күз яшләре акса да, йөрәк кайгырса да, без Раббы-быз риза булган сүзләрне генә әйтәбез. Әй, Ибраһим, син-нән аерылганга без бик кайгырабыз", – дигәнлеге мәгъ-лүм.

Бәла-каза килү белән

إِنَّا

لِلَّهِ

وَإِنَّا

إِلَيْهِ

رَاجِعُونَ

"Без, әлбәттә, Аллаһ бәндәләре һәм хөкемгә Аллаһыга кайтучыларбыз",1 дип дога кылырга һәм, мөмкин булса, Рәсүлүллаһ кылган-ча тәһарәт алып, намаз укырга тиешле.

157

*

الصَّدَقَةُ

عَلَى

الْمِسْكِينِ

صَدَقَةٌ

وَالصَّدَقَةُ

عَلَى

ذِي

الرَّحْمِ

إثْنَانِ

صَدَقَةٌ

وَصِلَةٌ

*

"Мескенгә садака бирү садака гына, әмма мәхрәмнәр-гә садака бирү садака да һәм туганнарга тоташу да була".2

Әгәр туганнар эчендә мохтаҗлар булса, ул вакытта садаканы аларга бирергә тиешле. Чөнки монда садака са-вабы да, туганнар белән йөрешү савабы да булачак. Бер әҗергә күрә ике әҗернең артыграк булуы мәгълүм.

158

*

صِلْ

مَنْ

قَطَعَكَ

وَأَعْطِ

مَنْ

حَرَمَكَ

وَأَعْرِضْ

عَمَّنْ

ظَلَمَكَ

*

"Үзеңнән киселгән мәхрәм карендәшеңә тоташ, сиңа яхшылык итмәгән кешегә яхшылык ит, үзеңә золым итүче кешедән йөз дүндер!"1


?


--60.html

--65.html

--6af67a6b6f-------------.html

--71-qiq---mxt-r-kinci-n.html

--9201000---mr-regis.html